Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Студент! Горур яңгырый

Жөмһүриятебезнең югары уку йортларында "кызу урак"өсте-абитуриентларны кабул итү тәмамланып килә. Тулы булмаган мәгълүматлар буенча, агымдагы елда районыбызның урта гомумбелем бирү мәктәпләрен тәмамлаган 337 егет һәм кызның 270тән артыгы үзләрен студентлар дип саный алалар. Аларның күпчелеге югары белемне Казан федераль университетында, аның филиалларында, Казан техник, энергетика, архитектура-төзелеш университетларында, Кама инженер-икътисад академиясендә...

Жөмһүриятебезнең югары уку йортларында "кызу урак"өсте-абитуриентларны кабул итү тәмамланып килә. Тулы булмаган мәгълүматлар буенча, агымдагы елда районыбызның урта гомумбелем бирү мәктәпләрен тәмамлаган 337 егет һәм кызның 270тән артыгы үзләрен студентлар дип саный алалар. Аларның күпчелеге югары белемне Казан федераль университетында, аның филиалларында, Казан техник, энергетика, архитектура-төзелеш университетларында, Кама инженер-икътисад академиясендә алачаклар. Дистәдән артык якташыбыз республикадан читтәге, Россиянең башка югары уку йортларын сайлаганнар. Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәбен бетергән 20 кешенең -барысы да, шәһәрдәге 1нче санлы мәктәпнең 42 чыгарылыш сыйныф укучысының-39ы, 2нче санлы лицейның 56ның - 50се, 4нче санлы мәктәпне тәмамлаган 43 егет һәм кызның 41е югары уку йортларына кергәннәр. Әлеге темага багышланган видеобрифингта чыгыш ясаган Казан югары уку йортлары ректорлары сөйләгәннәрдән күренгәнчә, быел аларда белем алырга теләүчеләр, бер урынга абитуриентлар саны да узган елгыдан күбрәк булган. Шуңа күрә, кайбер факультетларга, бүлекләргә керү балларын арттырырга туры килгән. Бу бигрәк тә бюджет урыннарында ачык чагылган. Бер урынга иң зур конкурс Казан медицина университетының теш табиблары һәм фармацевтлар әзерли торган факультетларында күзәтелгән. Әлеге уку йортына бездән укырга керүчеләрнең өчесе район белән университет арасында төзелгән килешү нигезендә белем алачак. Аларга киткән чыгымнарның яртысын район күтәрә. Димәк, булачак яшь белгечләр, кулларына диплом алгач, биш-алты елдан төбәгебезгә кайтып, якташларының сәламәтлеге сагына басарлар дип ышанасы килә. Егермедән артык чыгарылыш сыйныф укучысы шушы юл белән Яр Чаллыдагы ИНЭКАда (элеккеге Кама политехник институты) белем алачаклар. Видеобрифингта башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү системасына кагылышлы мәсьәләләр дә тикшерелде. Быел педагогик, медицина, мәдәният һәм автотранспорт юнәлешендә белгечләр әзерләүче уку йортларында белем алырга теләүчеләр шактый күп булган. Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев