Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үрнәк алыр эшләр күп

"Мамадыш районында төрле тәҗрибәләр тупларга, бик күп яңалыкларны өйрәнергә була". Республика педагогларының август киңәшмәсендә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый фикер белдерде һәм кунакларга бездән үрнәк алырга тәкъдим итте. Гөлназ Мөхәммәтҗданова Шимбә көнне иртә таңнан һава торышының бозылып торуы, бөтен күкне кара болылар каплап алуы бераз кәефне кырып...

"Мамадыш районында төрле тәҗрибәләр тупларга, бик күп яңалыкларны өйрәнергә була". Республика педагогларының август киңәшмәсендә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый фикер белдерде һәм кунакларга бездән үрнәк алырга тәкъдим итте.

Гөлназ Мөхәммәтҗданова
Шимбә көнне иртә таңнан һава торышының бозылып торуы, бөтен күкне кара болылар каплап алуы бераз кәефне кырып җибәрде. Чөнки шәһәребездә зур бәйрәм көтелә: республика педагогларының "Дәресләрдән соң мәктәп" исеме астында киңәшмәсенә республика башлыгы белән бергә ТР Президенты Аппараты, Министрлар Кабинеты вәкилләре, министрлыклар, төрле ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, муниципаль районнар башлыклары килергә тиеш. Вакыйга кысаларында кунакларны районыбызның мәгариф системасы эшчәнлеге белән таныштыру каралган һәм күпчелек чаралар ачык һавада үтәргә тиеш... Коеп яңгыр ява. Мамадыш читендәге басуга Президент вертолеты төште. Һәм нинди могҗиза! Нәкъ шул вакытта кинәт кенә яңгыр туктады, кояш үзенең җылы нурларын мулдан сибеп җибәрде. Бу мизгелне могҗиза белән тиңләми мөмкин түгел. Республика башлыгы үзе белән барыбызга да яхшы кәеф, көләч йөз алып килде.
Киңәшмәдә катнашучыларны "Җир әлифбасы" тәҗрибә участогы белән таныштырдылар. Аннан соң тиздән файдалануга тапшырылачак яңа мәктәп бинасында булдылар. Нократ яр буенда кунакларны районыбызның спортчылары каршы алды. "Универсиадага каршы" дип исемләнгән мәйданда үзебездә булган барлык спорт төрләреннән күрсәтмә чыгышлар тәкъдим иттеләр. Шунда ук төрле җитәкчеләр кул астында шөгыльләнүче биючеләр сәламләде. 2нче санлы лицей базасында фәнни-техник иҗат, "IT-остаханә", "Интел мәктәбе", "Роснано", электрон экологик карта кебек эш юнәлешләре турында сөйләделәр. Ә Совет урамында урнашкан марый, керәшен, татар, рус, удмурт йортларын берләштергән мәйданда кунакларны "Халыклар дуслыгы" биюе белән каршы алдылар. Аннан аларга "Тормыш дәресләре" тәкъдим ителде. район мәктәпләрендә укучыларга бирелүче әлеге дәресләрдә үзләштергән белемнәрен балалар бу көнне үзләре кунаклар алдында күрсәттеләр. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр тарафыннан әзерләнгән күргәзмәдә һәр коллектив турында кызлар-егетләр сөйләде. Алга таба "Бизнес-план" нигезендә җитештерелгән муллыклардан әзерләнгән ярминкә, балалар бакчалары коллективларының "Әкият иле", укучыларның кул эшләнмәләре, музейлар эшчәнлеге тәкъдим ителде.
Ахырдан барлык кунаклар киңәшмәнең пленар өлешенә район мәдәният йортына җыелдылар. Рөстәм Миңнеханов "Дәресләрдән соң мәктәп" темасының өстенлеген билгеләде. "Балаларга өстәмә белем бирү эше Мамадышта аеруча яхшы куелган. Шуңа да, бүгенге киңәшмәне биредә үткәрергә булдык. Нәкъ менә шушы төбәктә башкалар үзләренә бик күп тәҗрибә туплый алалар",-дип белдерде ул үз чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев