Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Остазым эзләреннән

Минем беренче укытучым Габбас Мөхәммәтшин Тәкәнештә мәктәп ачылган елның 1нче сентябрендә 8нче сыйныфка укырга килә. Әлеге белем бирү йорты аңа гомер буе абынмыйча яшәү өчен канатлар бирә. МИЛӘҮШӘ МӘГЪСҮМОВА, мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Бөек Ватан сугышы башланган елны ул мәктәпне тәмамлый һәм озак та үтми армиягә алына. 1942нче...

Минем беренче укытучым Габбас Мөхәммәтшин Тәкәнештә мәктәп ачылган елның 1нче сентябрендә 8нче сыйныфка укырга килә. Әлеге белем бирү йорты аңа гомер буе абынмыйча яшәү өчен канатлар бирә.

МИЛӘҮШӘ МӘГЪСҮМОВА,

мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Бөек Ватан сугышы башланган елны ул мәктәпне тәмамлый һәм озак та үтми армиягә алына. 1942нче елда яралана, госпитальдә дәваланып чыккач, Сталинград өчен барган сугышларда катнаша. 1945нче елның ноябрендә исән-имин туган якларына әйләнеп кайта. Нык эрудицияле, һәрьяктан сәләтле егеткә берсеннән берсе җаваплы эшләр йөклиләр. Тәкәнеш район мәгариф бүлегендә инспектор да, райкомның оештыру бүлегендә инструктор да, район газетасында бүлек мөдире дә булып эшли ул. Әмма гомеренең күп өлеше балаларга белем бирүгә багышлана. Сабыр холыклы, тырыш мөгаллим ата-аналар, балалар һәм авылдашлары арасында зур хөрмәткә лаек була. Соңгы вакытларда без укыту-тәрбия процессында яңа технологияләрне куллану турында сөйлибез. Баксаң, укытучым ул чорларда инде информацион технологияләргә зур игътибар биргән икән: дәресләрдә магнитофон тасмасына язылган кош тавышларын, матур җырлар тыңлата, телевизион тапшырулардан өзекләрне уңышлы куллана, тема буенча кинофильмнар күрсәтә иде. Остазымның балаларның каллиграфиясен камилләштерү, иҗади сәләтләрен үстерү, логик фикерләүне дөрес формалаштыру өчен кулланган эш алымнары бүген дә игътибарга лаек. Укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту максатында ул дәресләрне саф һавада уздыра иде. Безне болынга, урманга алып барды, походларга алып чыкты. Грипп эпидемиясе вакытында мөгаллимебез, без авырмасын дип, кечкенә тәлинкәләргә суган, сарымсак әрчеп куя иде. Авылның иҗтимагый тормышында да актив булды ул. Авыл клубында ясаган чыгышларында гаиләдә бала тәрбияләүгә өстенлек бирде. Габбас абый авылдашлар өчен укытучы да, тәрбияче дә, остаз да, киңәшче дә булды. Шуңа күрә аны бүген дә һәркем зур хөрмәт белән искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X