Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Нократ яр буена “Ал җилкән”ле кораб килде

26нчы июнь кичендә шәһәребезнең иң гүзәл урыны-Нократ яр буенда районыбызның 312 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен искиткеч тамаша, серле әкияти бал оештырылды. Алар шәһәрдәшләребез белән "Универсиада-2013" утын каршы алдылар, төнге сәгать икегә кадәр бәйрәм иттеләр. Хәтерләренә мәңгегә уелып калырдай тәэсирле мизгелләр күп булды. Ак алъяпкычлар, ак бантиклар, өйгә биремнәр, контроль эшләр,...

26нчы июнь кичендә шәһәребезнең иң гүзәл урыны-Нократ яр буенда районыбызның 312 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен искиткеч тамаша, серле әкияти бал оештырылды. Алар шәһәрдәшләребез белән "Универсиада-2013" утын каршы алдылар, төнге сәгать икегә кадәр бәйрәм иттеләр. Хәтерләренә мәңгегә уелып калырдай тәэсирле мизгелләр күп булды. Ак алъяпкычлар, ак бантиклар, өйгә биремнәр, контроль эшләр, диктантлар, имтиханнар, дулкынланулар, көтүләр, сыйныфташлар белән генә белгән кызыклы вакыйгалар, дулкынландыргыч мизгелләр-композициядә чагылган унбер ел буе бергә атлаган юл артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сәгать сукты, алар бүген саубуллашу вальсы бииләр! 2013нче ел чыгарылышы үзенчә уникаль. Мамадышлылар белән бергә Универсиада утын каршы алган транспарантлар, әләмчекләр белән бизәлгән мәйданга түгәрәкләнеп тезелгән мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфларының һәркайсы белән якыннан таныштыру башлана. Алар арасында -Зур Шыя, Соколка кебек мәктәпләрнең бердәнбер, "Олимпиада-100" район конкурсы җиңүчеләре-югарысонлылар, районыбыз данын "Умники и умницы" телетапшыруы аша бөтен дөньяга таныткан Максим Ивановлы Красная Горка, икешәр алтын медаль ияле Усали һәм дүртенче санлы мәктәбе, "Мөстәкыйль SMS бала"лы, "йолдызлы" беренче санлы мәктәпнең яшьлек дәрте ташып торган чыгарылыш сыйныф укучылары... әләмчекләрен болгыйлар. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова, Наил хәзрәт, Дмитрий атакайлар аларга иң изге теләкләрен җиткергәннән соң, иң-иңнәрне сәхнә түрендә күпсанлы бүләкләүләр башлана. Укуда һәм районның мәдәни, спорт тормышында актив катнашканнары, уңышка ирешкәннәре өчен муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр: Максим Иванов-Красная Горка мәктәбе, Гүзәл Хаҗиева-икенче санлы лицей, Айназ Сабирҗанов-дүртенче санлы мәктәп, Екатерина Гуня-икенче санлы лицей, Илүзә Муллаәхмәтова-Тәкәнеш мәктәбе, Рифнур Фазылов-Усали мәктәбе, Руфинә Сәлимова-дүртенче санлы мәктәп, Сиринә Исмәгыйлева-Усали мәктәбе укучысы, Зөлфия Фәйзуллина-беренче санлы мәктәп, Елена Таипова-Җәнлек совхозы мәктәбе. Укуда, фәнни-тикшеренү юнәлешендә ирешкән уңышлары, мәктәп данын күтәрүләре, республика олимпиадаларында, интеллектуаль һәм иҗади конкурсларда, спорт ярышларында яулаган җиңүләре өчен муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булучылар: Фәнис Рафыйков-икенче санлы лицей, Равилә Галәветдинова-беренче санлы мәктәп, Ранис Габидуллин-Катмыш мәктәбе, Динар Гыйззәтулллин-Катмыш мәктәбе, Фаил Хәертдинов-Түбән Ушма мәктәбе, Айрат Миннәхмәтов-Түбән Ушма мәктәбе, Ринат Мөхәммәтҗанов-Усали мәктәбе, Ирина Валынова-Тауиле мәктәбе, Земфира Ситдыйкова-Шәдче мәктәбе, Эльза Иванова-Тәкәнеш мәктәбе. Һәр чыгарылыш сыйныф укучысына муниципаль район башлыгы теләкләре белән төсле буклет өләшенде. Тамаша Казан һәм Алабуга артистлары җыр-биюләре, викторина сораулары, алып баручылар Ләйсән Бусарева һәм Ислам Шәрифуллинның кызыклы, җанлы репликалары белән үрелеп, кызганнан-кыза. Төрле мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә чын артистлардан ким түгел. Владислав Галкинның тәэсирләре рэп булып агыла, Ринат Мөхәммәтҗанов, Земфира Ситдыйкова үзләренең иң матур җырларын сыйныфташларга, мәктәпкә багышлый, 87нче һөнәри көллиятнең "Өч механик" КВНчылары эчләрне катыра... Ә мәктәп формасы кигән бу кыз биредә һаман нишләп йөри соң әле?! Яшь дустыбызның Нократ елгасыннан "Ал җилкән"нәрен яктыртып йөзеп килүче корабка кереп баруы икән. -Рәхмәт сезгә, әти-әни, рәхмәт сезгә укытучыларым, мин сезнең ышанычыгызны, өметләрегезне аклармын,-дип җавап бирә ул капитанга. Яшь дустыбыз тормыш дәрьясендәге давыллардан, зилзиләләрдән курыкмый. Егылып тезен канатса да, янәдән торып штурвалга тотынырга сүз бирде. Кайда әкият бетә дә, кайда чынбарлык башлана?! Барысы да буталды. Елга өстендәге серле ай нурлары өстеннән узып баручы кораб үз артыннан дистәләгән җемелдәүче көймәчекләр, шәмле чәчәкләр калдырды. Төнге күк йөзендә салют балкыды... Янымда басып торган кызларга сорауларымны яудырам. -Аерылышу мизгелләре моңсу да, шатлыклы да, тәэсирләр искиткеч!-ди Энҗе Мөгыймова.-БДИ ларны уңышлы бирдем, Чаллыга юл тотам. Хыялым икътисадчы булу. Тәэсирләр, кем әйтмешли, "Вау-у-у!!!)))". -Син дә инглизчә сөйләшә башладыңмы?-диде аңа янәшәсендәге Алсу Низамиева.-Мин инглиз теленең дөньякүләм аралашу чарасы икәнен тиз төшенеп, укытучым Эльмира Закирова белән ныклап шөгыльләндем. Аңа рәхмәтем зур, әлеге фәннән БДИ нәтиҗәләрем-73 балл. КФУга керәм, тәрҗемәче булам. Күз явын алырлык итеп киенгән Алия Садыйковадан: "Үзеңне бал королевасы итеп хис итәсеңме, әллә фотомодельме?"-дип сорадым. Күлмәген дүрт мең тәңкәгә төшереп тектерүен, башындагы искиткеч прическасындагы таҗның чәчтараш идеясы икәнен аңлатты. -Һөнәрем итеп фармацевтиканы сайладым Мин бүген үземне чып-чын чыгарылыш сыйныф укучысы итеп хис иттем,-диде ул. Мамадыш таңга кадәр бәйрәм итте. Алар бүген мөстәкыйль олы тормыш юлына аяк бастылар. Мәнсез балачак яр буенда калды. Барысы "Ал җилкән"ле корабларында хыялларына таба кыю атласыннар, гомер буе җәмгыятькә файдалы Кеше булып калсыннар. Изге сәгатьтә, юлларына-ак җәймә!

Алсу Дияр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев