Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Мәгариф» очраштырды

Быел "Мәгариф" журналына 100 ел тула. Шул уңайдан Усали һәм Урта Кирмән уку йортларында үткәрелгән күңелле кичәләр турында хәбәрләр алдык. "Совет мәктәбе" (хәзерге "Мәгариф") журналының 1964нче елның 5нче (май ае) саны тулысы белән Усали урта мәктәбенә багышлап чыгарылган. Ул журнал ветеран укытучыларыбызда әле дә саклана икән. Алар истәлекләре белән уртаклаштылар....

Быел "Мәгариф" журналына 100 ел тула. Шул уңайдан Усали һәм Урта Кирмән уку йортларында үткәрелгән күңелле кичәләр турында хәбәрләр алдык. "Совет мәктәбе" (хәзерге "Мәгариф") журналының 1964нче елның 5нче (май ае) саны тулысы белән Усали урта мәктәбенә багышлап чыгарылган. Ул журнал ветеран укытучыларыбызда әле дә саклана икән. Алар истәлекләре белән уртаклаштылар. Югары сыйныф укучылары чыгыш ясады. Директорыбыз Дания Газизова килгән ветераннарга рәхмәт йөзеннән бүләкләр тапшырды, кичәне оештыручы, сценарий авторы Лидия Константиновага зур рәхмәтен белдерде,"-ди 11нче сыйныф укучы Сиринә Исмәгыйлова. Урта Кирмән мәктәбе укучысы Булат Каюмов та тәсирләре белән уртаклаша: "Тарих укытучыбыз Ринат Хәйруллин оештырган чарага авылыбызның ветеран укытучылары, журналның элекке авторлары Гөлфәридә Шәрипова, Рәшидә Әүхадиева, хәзер язышучы укытучылар, укучылар чакырылган иде. Журнал тарихы буенча укучылар әзерләгән презентация, барлык чыгышлар, гомумән кичә үзе дә кызыклы килеп чыкты."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев