Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Матурлык дөньясында

Матурлык дөньяны коткара, әгәр кешеләр матурлыкны коткарсалар. Әлеге фикер озынайтылган көн төркеме һәм торак-мәктәпләр тәрбиячеләре өчен коррекцияләү торак-мәктәбендә үткән ачык шөгыльнең төп темасы буларак яңгырады. Бу көнне 8Б сыйныфы, "Төсләр" һәм "Салават күпере" командаларына бүленеп, гомумүсеш белемнәрендә һәм үзидарә осталыкларында, ягъни, гади мәктәп укучысы өчен мөһим, ә VIII төрдәге коррекцияләү...

Матурлык дөньяны коткара, әгәр кешеләр матурлыкны коткарсалар. Әлеге фикер озынайтылган көн төркеме һәм торак-мәктәпләр тәрбиячеләре өчен коррекцияләү торак-мәктәбендә үткән ачык шөгыльнең төп темасы буларак яңгырады.

Бу көнне 8Б сыйныфы, "Төсләр" һәм "Салават күпере" командаларына бүленеп, гомумүсеш белемнәрендә һәм үзидарә осталыкларында, ягъни, гади мәктәп укучысы өчен мөһим, ә VIII төрдәге коррекцияләү торак-мәктәбендә белем алучылар өчен аеруча кирәкле сыйфатларда сыналды. Тәрбияче Наилә Мирзаханова үз чыгышында архитектура, сынлы сәнгать, графика шедеврлары аша кешенең үз табигатен үзләштереп кенә калмыйча, буыннардан-буыннарга үз культурасын да булдыруы турында ассызыклады. Шунлыктан, үз илеңнең, туган ягыңның, мәктәбеңнең матурлыгын саклау зарур. Барыбызның да туган шәһәребезнең матурлыгын һәм заманча дизайнын булдыруның шаһитләре генә түгел, аны тудыручылар да булуыбыз белән һәркем килешә. Булганны саклау - безнең бурычыбыз. Матурлык кешеләрне сөендерә, аларга кырысланырга ирек бирми. Композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенең дизайн укытучысы Ришат Низамиев та укучыларга график һәм акварель эшләрен күрсәтеп, шул хакта сөйләде. Балаларга гына түгел, педагогларның үзләренә дә матур көйләр астында матурлык дөньясына "чуму" бик күңелле булды. Чара барышында ике командага бүленгән укучылар төрле бәйгеләрдә көчләрен сынадылар. Һичшиксез, укучылар зур тырышлык куйдылар, һәм аларның алган белемнәре тормышларында үз урынын табар дип ышанасы килә. Коррекцияләү торак-мәктәбенең педагогик коллективы бу эшкә бик җитди карый.

Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев