Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мамадышлылар “Дулкыннар”ны яулый

Республикакүләм "Дулкыннар" конкурсында вокал номинациясендә районыбызның ике укучысы җиңү яулады. Тауиле мәктәбе укучысы Лариса Иванова (җитәкчесе Лилия Тачаева)-беренче, Түбән Тәкәнеш мәктәбеннән Раил Камалетдинов (җитәкчесе Гөлфия Гайнуллина) өченче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. "ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының "Идел" яшьләр үзәге тарихи-мәдәни мирас елына багышлап уздырган әлеге бәйге Халыклар дуслыгы...

Республикакүләм "Дулкыннар" конкурсында вокал номинациясендә районыбызның ике укучысы җиңү яулады. Тауиле мәктәбе укучысы Лариса Иванова (җитәкчесе Лилия Тачаева)-беренче, Түбән Тәкәнеш мәктәбеннән Раил Камалетдинов (җитәкчесе Гөлфия Гайнуллина) өченче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. "ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының "Идел" яшьләр үзәге тарихи-мәдәни мирас елына багышлап уздырган әлеге бәйге Халыклар дуслыгы йортында бик оешкан төстә үтте. Балаларны ике көн дәвамында мәртәбәле жюри игътибар белән тыңлады, галаконцерт күрсәтелде. Лариса кыйммәтле мутон тунга ия булды. Аквапаркка бушлай билет та бүләк иттеләр. Шулай итеп, бу ялларда Казанны яулап кайттык без!"- дип хәбәр итте Гөлфия Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев