Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мамадыш мәктәпләре яңа уку елына әзерләнә башлады

Районыбызның кайбер мәктәпләрендә яңа уку елына әзерлек эшләре инде башланып та китте. Мәсәлән, Соколка урта белем бирү учреждениясендә косметик ремонт алып барыла. Алдагы уку елында Соколка урта мәктәбендә 60 укучы белем алыр дип көтелә. Беренчегә бишәү киләчәк. Хәзерге вакытта коллективта эшләүче мөгаллимнәр һәм техник хезмәткәрләр косметик ремонт белән мәшгуль. Соколка...

Районыбызның кайбер мәктәпләрендә яңа уку елына әзерлек эшләре инде башланып та китте. Мәсәлән, Соколка урта белем бирү учреждениясендә косметик ремонт алып барыла.


Алдагы уку елында Соколка урта мәктәбендә 60 укучы белем алыр дип көтелә. Беренчегә бишәү киләчәк. Хәзерге вакытта коллективта эшләүче мөгаллимнәр һәм техник хезмәткәрләр косметик ремонт белән мәшгуль.
Соколка урта мәктәбе урнашкан бина 2006нчы елны кулланылышка тапшырыла. Уку йорты директоры Наталья Тихонова әйтүенчә, соңгы берничә елда җәй саен сыйныф бүлмәләрен, коридор стеналарын буяу эшләре башкарыла.


-Уку сезоны төгәлләнсә дә, мәктәптә эш туктамый ул. Бүгенге көндә бер төркем укытучылар, техник хезмәткәрләр ремонт белән шөгыльләнсә, икенчеләре мәктәп яны участогында яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерү белән мәшгуль. Коллективыбыз тату. Алдагы уку елын матур үзгәрешләр һәм мул уңыш белән каршы алырбыз, дип өметләнәм,- ди мәктәп директоры Наталья Тихонова.


Кайбер сыйныф бүлмәләрендә төзекләндерү эшләре төгәлләнгән дә инде. Мөгаллимнәр әйтүенчә, стендларны август аенда яңартачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев