Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күршеләр–иң якын кешеләр

Күршедә яхшы кешеләр яшәү - зур бәхет. Рита Мөхлисова. Кыраулга килен булып төшкәнемә тиздән 38 ел. Күршеләребез Зәйтүнә апа һәм Мәксүт абый Хаҗиповлар белән бер гаиләдәй дус, тату яшибез. Алар гомер буе шәфкатьле, ачык, ягымлы булдылар, үзләренең дөрес, яхшы киңәшләре белән ярдәм иттеләр. Аларга карыйм да: "Безгә дә Аллаһы Тәгалә...

Күршедә яхшы кешеләр яшәү - зур бәхет.

Рита Мөхлисова.
Кыраулга килен булып төшкәнемә тиздән 38 ел. Күршеләребез Зәйтүнә апа һәм Мәксүт абый Хаҗиповлар белән бер гаиләдәй дус, тату яшибез. Алар гомер буе шәфкатьле, ачык, ягымлы булдылар, үзләренең дөрес, яхшы киңәшләре белән ярдәм иттеләр. Аларга карыйм да: "Безгә дә Аллаһы Тәгалә шундый тигез, матур картлык бирсә иде,"-дип телим. Алар өйдәге, тыштагы эшләрне бергә, үзара ярдәмләшеп башкаралар, бер-берсе турында кайгырталар. Февраль аенда әлеге гаилә үзенең алтын туен билгеләп үтте. Мондый тигез, матур картлык барлык кешегә дә эләкми, күз генә тимәсен! Алар безнең күршеләребез генә түгел, элеккеге хезмәттәшләребез дә. Олыяз мәктәбендә 25 ел бергә эшләдек. Икесенең дә балачаклары авыр сугыш елларына туры килә. Зәйтүнә ханым туган авылы Түбән Шүләңгер мәктәбендә, Мамадыш педагогия училищесында белем ала. Казан дәүләт университетының химия-биология факультетын тәмамлый. 42 ел Олыяз мәктәбендә химия, биология укытты. Әлеге авыр, ләкин иң кирәкле фәннәрне балаларга мавыктыргыч итеп бирә белде. Казан химия-технология институтын тәмамлаган, педагогик фәннәр кандидаты, КФУның маркетинг кафедрасы доценты Раилә Хисмәтова һәм Олыяз лицееның химия укытучысы Хатыйм Хәсәнов кебек эшен лаеклы дәвам итүче шәкертләре - аның горурлыгы. Хатим Гыйлемхановичның укучылары районда гына түгел, республика күләмендәге олимпидаларда, конкурсларда призлы урыннар яулыйлар, БДИ нәтиҗәләре дә куандыра. Эшеңне дәвам итүчеләрне күрү, рәхмәтләрен ишетү - нинди зур бәхет! Мәксүт Хаҗипович Олыяз мәктәбендә Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаганнан соң эшли башлый, 13 ел укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Югары эрудицияле, компетентлы, коллегаларына карата әдәпле, кешелекле җитәкче буларак истә калды. Олыяз лицееның хәзерге директоры, тарихчы Рәсүл Якупов яраткан укытучысының иң яхшы сыйфатларын үзенә алган. Күршеләребезнең матур гаиләсендә ике кыз Гөлшат белән Гөлнара үстеләр. Алар да, әти-әниләре кебек, педагоглар, үз эшләрен яратып башкаралар. Әйе, тормыш дигәнең бик тиз үтә икән. Аны һәркем үзенчә яши. Ләкин яхшы, ярдәмчел, башкаларның шатлыкларына үзенекедәй сөенеп, кайгыларын уртаклашып, чиста, саф күңел белән яшәү, минемчә, кешенең гомерен озайта, тормышына бәрәкәт һәм бәхет иңдерә. Ә безнең күршеләребез Мәксүт абый белән Зәйтүнә апа Хаҗиповлар нәкъ шулай яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев