Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Көчсезлек билгесе

"Коррупциягә - "Юк!" - диябез" исеме астында игълан ителгән иншалар бәйгесенең район туры тәмамланды. Анда район мәктәпләрендә белем алучы балалардан татар телендә-15, русча-41, мари телендә 5 эш тәкъдим ителгән. Иң яхшы дип табылган өч эссе республика этабына юлланды. Моның өчен рус телендәге язмалардан шәһәрдәге беренче санлы мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы...

"Коррупциягә - "Юк!" - диябез" исеме астында игълан ителгән иншалар бәйгесенең район туры тәмамланды. Анда район мәктәпләрендә белем алучы балалардан татар телендә-15, русча-41, мари телендә 5 эш тәкъдим ителгән. Иң яхшы дип табылган өч эссе республика этабына юлланды.

Моның өчен рус телендәге язмалардан шәһәрдәге беренче санлы мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Валентина Иделбаеваның (укытучысы Илнара Сафуанова), мари телендәгеләре арасыннан Зур Шыя мәктәбеннән 10нчы сыйныфта белем алучы Руслан Васильевның (Светлана Дмитриева), татарча язылган иншалардан Көек-Ерыкса мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Ләйсән Мусинаның (Гөлназ Гәрәева) эшләре сайлап алынды.

"Дәүләттә ришвәтчелек никадәр күп булса, кануннар да шулкадәр күбрәк,"- дигән борынгы Рим тарихчысы Публий Корнелий Тацит. Бу сүзләр мине уйланырга мәҗбүр итте.

Ни өченме? Чөнки әлеге тарихчы яшәгән заман кайда һәм хәзерге чор: арада ике мең ел чамасы вакыт... Ә сүзләр бүгенге көнне дә күздә тотып әйтелгән кебек. Россиядә ришвәтчелек проблемасы бик кискен тора. Бу катлаулы заманда ничек яшәргә һәм нәрсәгә ышанырга соң? Әдәбият дәресләрендә безгә кеше намуслы, эчкерсез, шәфкатьле булырга тиеш дип өйрәтәләр. Чынбарлыкта исә бөтенләй башка күренешкә тап буласың. Телевизорны ачсаң, байлыгыннан нишләргә белмәүче бизнесменнар, элита турында карыйсың да, аларның мондый зиннәтле тормышка сәләтләре белән түгел, ә дәүләттән урларга, ялганларга оста булулары белән ирешүләрен аңлыйсың. Кызганыч, андый кешеләр - "безнең заманның геройлары". Бу дөньяда бөтен кыйммәтләрнең акча белән исәпләнүеннән кайчакта куркып та куям. Хәзер унынчы класста укыйм. Тагын ел ярымнан соң үз тормышымны сайларга кирәк булачак. Безгә законнарны, әхлаклылык нормаларын хөрмәт итүче, хезмәттәшләренең законсыз эш алымнарына чик куя белүче буын кирәк.

Ришвәт бирү - үзеңнең көчсезлегеңне тану ул. Әгәр нинди дә булса хезмәт күрсәткән өчен акча сорыйлар икән, курыкмыйча тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк. Хокукларыбызны якларга барыбыз да өйрәнсәк иде. Ришвәтчелеккә каршы кискен көрәшнең беренче нәтиҗәләре күз алдында. Әле тегендә, әле монда "кул кулны юган" очраклар ачыкланып, гаеплеләргә тиешле җәзасын биреп торалар. Ришвәтчелеккә чик кую буенча Хөкүмәт дәрәҗәсендә эш алып барылуы алыш-биреш яратучыларның күңеленә шом төшермичә калмый, әлбәттә. Төп бурыч-тормышның барлык өлкәләрендә дә ришвәткә юл куймау. Бу чирне җиңәргә мөмкин. Һич булмаса, аны кешеләр тормышына тәэсир итмәслек дәрәҗәдәге чиккә төшерергә була. Аның юлы -эшли торган законнар булдыру. Безнең яраткан илебез ирекле, тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Шулай буласына мин ышанам.

ЛӘЙСӘН МУСИНА,

Көек-Ерыкса мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы (Инша кыскартылып алынды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев