Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Капитан” яхшы һөнәрме?

Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп укучыларының чираттагы "Тормыш дәресе" аеруча үзенчәлекле булды. Узган җомгада аны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм капитан Юрий Краснов үткәрделәр. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Дәреснең кереш өлешен район җитәкчесе үз кулына алды һәм балаларны районның бүгенге яшәеше, төрле өлкәләрдәге уңышлары белән таныштырды. Мәктәпләрдә оештырылган мондый чараларның мөһимлеген ассызыклап:...

Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп укучыларының чираттагы "Тормыш дәресе" аеруча үзенчәлекле булды. Узган җомгада аны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм капитан Юрий Краснов үткәрделәр.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Дәреснең кереш өлешен район җитәкчесе үз кулына алды һәм балаларны районның бүгенге яшәеше, төрле өлкәләрдәге уңышлары белән таныштырды. Мәктәпләрдә оештырылган мондый чараларның мөһимлеген ассызыклап: "Сез, үсеп килүче буын, алга таба үзегезгә һөнәр һәм дөрес юл сайлау өчен хәзердән үк әзерләнергә тиеш. Бүген сезнең алдыгызда "Томыш дәресләре" торса, иртәгә тормыш үзе килеп басачак",-диде. Кызлар-малайлар алдагы дәресләрдә үткән темаларны кабатлап, викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә бу дәрестә Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводы турында өйрәнделәр. Укытучы ролен РТ-340 буксирының капитаны Юрий Краснов башкарды. Бу өлкәдә 30 еллык стажы булган якташыбыз заводның нинди суднолар әзерләп чыгаруы, үз буксирының нинди эшләрдә катнашуы турында сөйләде. РТ-340 буксирының Яшел Үзәндәге заводка "Арабелла"ны илтүе, теплоходның хәзер шунда ремонтта булуы балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Алар кунакны күпсанлы сорауларга күмделәр: капитан үзенең тормышта сайлаган юлыннан канәгатьме, әлеге һөнәрне үзләштерү өчен кайда укырга кирәк, туган якларга кире әйләнеп кайту теләге юкмы?.. Соңгысына җавап биргәндә Юрий Краснов үзенең Мамадыш белән горурлануын белдереп: "Шәһәр соңгы елларда күзгә күренеп үсә, матурлана. Нократ яр буе да хәзер яңа йөз алды. Моннан берничә дистә еллар элекке кебек кабат зур судноларны, теплоходларны каршы ала башлар әле",-диде. Очрашу ахырында ул укучыларга бүгенге "Тормыш дәресе"нең бик үзенчәлекле узуын, мондый чараларның алар өчен мөһим булуын ассызыклады, укуларында һәм булачак һөнәрләрен сайлауда уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев