Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Истәлекләр яңара

Бу көнне Урта Кирмән мәктәбе шатлыклы һәм сагынулы тавышлардан шау-гөр килеп торды: уку йортын 1977 һәм 1982 елларда тәмамлаган классташларның очрашуы бик күңелле үтте. Илфат Сәгыйтов, 1982 елгы чыгарылышның 10 "а" сыйныфы җитәкчесе 1980нче елда, Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетын тәмамлап, шушы мәктәпкә химия укытырга кайттым. Биш авылдан: Урта...

Бу көнне Урта Кирмән мәктәбе шатлыклы һәм сагынулы тавышлардан шау-гөр килеп торды: уку йортын 1977 һәм 1982 елларда тәмамлаган классташларның очрашуы бик күңелле үтте.

Илфат Сәгыйтов, 1982 елгы чыгарылышның 10 "а" сыйныфы җитәкчесе

1980нче елда, Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетын тәмамлап, шушы мәктәпкә химия укытырга кайттым. Биш авылдан: Урта Кирмән, Арташ, Алан, Түбән Яке, Уразбахтыдан килгән 72 укучы параллель өч тугызынчы сыйныфта укый башладылар. Мин 9 "а"ның сыйныф җитәкчесе булдым. Инде 32 ел укытучылык һөнәренә тугры калып педагогик эшчәнлегемне дәвам итәм икән, монда беренче укучыларымның да өлеше зур. Гомерем буе рәхмәтлемен мин аларга. Биш ел саен үтә торган бу очрашуда 22 классташ катнашты. Араларында нинди генә һөнәр ияләре юк: мәктәп җитәкчеләре, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, операторлар, пешекчеләр, шоферлар, авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар... Һәрберсе үзенең тормыш юлы, гаиләсе турында сөйләде. Араларында оныклар тәрбияләүче әби-бабайлар да булу зур куаныч. Алар бу тормышта үз юлларын табарга булышкан, белем һәм тәрбия биргән укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Бергә укыган чакларын сагынып искә алып, балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәмнәргә багышлап концертлар кую, кызыклы вакыйгалар, ылыс ботаклары җыю, яфрак азык әзерләү, бәрәңге алуда катнашу, имтиханнар тапшыру белән бәйле хәлләр дисеңме, очрашу барышында барысы да искә төшерелде. 40 елга якын Урта Кирмән урта мәктәбен җитәкләгән, ихтирамлы, зур абруйга ия Әлфәт Гаян улы Рафыйковның да очрашуда катнашуы ямь өстенә ямь булды. Һәрберебезгә үзенең туган ягы, авылы якын. Ни дисәң дә, монда синең туган нигезең, әти-әниең, туганнарың, самими балачак истәлекләре. Хәзерге вакытта Алабуга шәһәренең 3нче урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләүче һәвәскәр җырчы Гөлфинур Гарипова-Гыйльфанова башкаруында абыйсы Фәргать Гарипов иҗат иткән "Еш кайткала" исемле җырның яңгыравы Туган якка булган хисләрне тагын да югарырак күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев