Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Истәлекле туган көн

Быел икенче кызым беренче сыйныфка укырга керде. Үземнең дә күңелемнән тагын бер кат мәктәп еллары узды. Без Кече Сон авылы балалары, дүртенче сыйныфтан башлап Югары Сон урта мәктәбендә укыдык. Бүген дә үземнең укытучыларымны хөрмәт белән искә алам. Укытучыларда булырга тиешле барлык яхшы сыйфатларга ия Венера Хәевага ихтирамым, рәхмәтем аеруча зур....

Быел икенче кызым беренче сыйныфка укырга керде. Үземнең дә күңелемнән тагын бер кат мәктәп еллары узды. Без Кече Сон авылы балалары, дүртенче сыйныфтан башлап Югары Сон урта мәктәбендә укыдык. Бүген дә үземнең укытучыларымны хөрмәт белән искә алам. Укытучыларда булырга тиешле барлык яхшы сыйфатларга ия Венера Хәевага ихтирамым, рәхмәтем аеруча зур. Күп балалы гаиләдән, әтисез үскән кыз буларак, миңа аеруча игътибар итте ул. Җиде ел уку дәверендә ярдәмен бик күп күрдем. Без тулай торакта яшәдек. Дүртенче сыйныфта укыган чак. 15нче ноябрь. Без дүрт кыз, өч малай дәрестән соң урамда йөрибез. Венера апалар капка төбеннән узып барабыз. Укытучыбыз килеп чыкты да, безнең нишләп йөрүебез, кая баруыбыз белән кызыксына башлады. Кемдер әйтә куйды: "Бүген Гөлсараның туган көне!" Шул сүзне ишетүгә укытучыбыз өенә йөгереп кереп тә китте, безгә берәр уч конфет алып чыгып өләште. Аннары капка төпләрендә төрле кызыклы уеннар оештырып (үзе дә уйнады!) кыска гына вакыт эчендә минем туган көнемне мәңге онытылмаслык итеп үткәрде. Туган көннәрем шактый узды. Тик монысы иң истәлеклесе, кадерлесе.

ГӨЛСАРА ГОСАМОВА-ЯРУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев