Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ильнара Гыймаева “Ел тәрбиячесе-2013” исеменә лаек булды

Районыбызның балалар белән уртак тел таба белүче, иң яхшы тәрбиячесе ачыкланды. Бүген шәһәребезнең 5 нче санлы "Бәләкәч" мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә "Ел тәрбиячесе-2013" республика конкурсының район туры узды. Биредә районыбызның 6 тәрбиячесе нәкъ әлеге исемгә дәгъва кылды. Конкурсантлар үзләренең осталыкларын визитка чыгышында, ачык дәрестән булган өзек аша күрсәттеләр. Моннан тыш...

Районыбызның балалар белән уртак тел таба белүче, иң яхшы тәрбиячесе ачыкланды. Бүген шәһәребезнең 5 нче санлы "Бәләкәч" мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә "Ел тәрбиячесе-2013" республика конкурсының район туры узды. Биредә районыбызның 6 тәрбиячесе нәкъ әлеге исемгә дәгъва кылды. Конкурсантлар үзләренең осталыкларын визитка чыгышында, ачык дәрестән булган өзек аша күрсәттеләр. Моннан тыш аларга психологик-педогогик ситуациягә бәйле язмача эш бирелде. Нәтиҗәдә, икенче урында "Нократ" балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Орлова, ә лаеклы беренче урын "Бәләкәч" тәрбиячесе Ильнара Гыймаевага бирелде. Район турында 1нче урынны яулаган тәрбияче республикага юл алачак, ә анысы исә 11-20 апрель көннәрендә мәркәзебез Казанда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X