Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җиңүчеләребез бар!

Ике көн буе дәвам иткән бәйге дә Мамадыш районы педагоглары да җиңүләргә ирештеләр. Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп базасында "Заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне мәгариф эшчәнлегендә куллану" дигән бәйгегә райондашларыбыз тарафыннан әзерләнгән 5 эш тәкъдим ителде. Шәһәрдәге 8нче санлы "Нокрта" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Любовь Кускованың "Балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә музыка тыңлау...

Ике көн буе дәвам иткән бәйге дә Мамадыш районы педагоглары да җиңүләргә ирештеләр. Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп базасында "Заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне мәгариф эшчәнлегендә куллану" дигән бәйгегә райондашларыбыз тарафыннан әзерләнгән 5 эш тәкъдим ителде.

Шәһәрдәге 8нче санлы "Нокрта" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Любовь Кускованың "Балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә музыка тыңлау бүлеге" буенча "Музыкаль шкатулка" мультимедияле укыту-методик комплексы" дип исемләнгән эше беренче урынга лаек булды.

Икенче лицей укытучылары Айрат Сафин белән Илдар Хәйруллин "Тормыш дәресләре" проекты белән икенче урынны алдылар.

4нче санлы "Әкият" балалар бакчасыннан мөдир Алсу Хисамова җитәкчелегендәге тәрбиячеләр төркеме "Экология буенча туган якны өйрәнү материаллары кулланылган интерактив мультимедияле шөгыль" эше өчен икенче урынга чыкты.

Икенче лицей педагоглары Лилия һәм Илназ Шакировлар-"7-9нчы сыйныфлар өчен мәктәп физикасы курсы буенча электрон укыту-методик кулланма", Соколка мәктәбеннән Сергей Хохлов "ОС Linixны урнаштыру һәм көйләү" эшенең оригиналь әзерләнеше өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев