Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң зур бүләк–укучы уңышы

Аның мәктәп бусагасын яшь белгеч буларак тәүге мәртәбә атлап кергәненә шушы көннәрдә 20 ел тула. Шәһәрдәшебез Роза Хәнәфиеваның әлеге шатлыклы вакыйгасына тагын да ямь өстәп, аны "Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре" күкрәк билгесе белән бүләкләделәр. "Яшьлек елларыма әйләнеп кайтырга туры килеп, миннән кем булырга теләвемне сорасалар, бер дә икеләнмичә, яңадан...

Аның мәктәп бусагасын яшь белгеч буларак тәүге мәртәбә атлап кергәненә шушы көннәрдә 20 ел тула. Шәһәрдәшебез Роза Хәнәфиеваның әлеге шатлыклы вакыйгасына тагын да ямь өстәп, аны "Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре" күкрәк билгесе белән бүләкләделәр.

"Яшьлек елларыма әйләнеп кайтырга туры килеп, миннән кем булырга теләвемне сорасалар, бер дә икеләнмичә, яңадан "Укытучы булам!" дип җавап бирер идем",-ди үз һөнәренә шулкадәр дә гашыйк Роза ханым. Мәктәптә укыган вакытларында биология фәнен аеруча яратканын хәтерли ул. Менә шушы мәхәббәте мөгаллимлек юлын сайлауга сәбәпче була да инде. Югары квалификация категориясенә ия укытучының ике дистә ел буена мәгариф системасында ирешкән уңышлары һәркемгә үрнәк итеп күрсәтерлек. Ике мәртәбә "Мәгариф" өстенлекле проекты җиңүчесе, "Безнең иң яхшы укытучыбыз" гранты, "Санлы гасыр укытучысы" сертификаты иясе, берничә тапкыр Бөтенроссия "Педагогик инновацияләр" ачык бәйгесе җиңүчесе, Бөтенроссия "Заманча дәрес" бәйгесе, "Ачык дәрес" фестивале дипломанты, күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары иясе бүген дә үз белемен күтәрү өстендә эшләвен дәвам итә. Биология укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе, уку йортында оештырылган укучыларның "Гражданин" фәнни җәмгыяте президенты, сыйныф җитәкчесе буларак ул үзенең бар тәҗрибәсеннән, иҗади сәләтеннән, үз һөнәренә тугрылыгыннан уңышлы файдалана. 2011-2012 уку елында ул чыгарган 11нчеләр мәктәпне 100 процент өлгереш белән тәмамлап, 22 кыз һәм егетнең барысы да югары уку йортларына керү бәхетенә иреште. Һәр ел саен үзе белем биргән балалар арасында биология, химия укытучысы, медицина белгече һөнәрләрен сайлаучылар булуына да чиксез шат ул. Укучыларының даими рәвештә район гына түгел, республика, Россия күләмендәге олимпиадаларда, фәнни-практик конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашулары-аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Роза Хәнәфиева үзе өчен укучылары яулаган җиңүләрдән, бөек үрләрдән дә зуррак бүләк була алмавын ассызыклый. Биология серләренә анда төшенүче Арина Семенованың өч мәртәбә Россия күләмендәге олимпиада призеры булуы укытучысы гына түгел, бөтен районыбыз өчен дә горурлык булды. Әңгәмәбез вакытында Роза ханым үзенең хыялы белән уртаклашты: үзе тәрбияләгән укучыларның алга таба төрле чараларда халыкара дәрәҗәләргә дә ирешүләрен тели икән. Балаларны белемле итү өчен җанын-тәнен бирергә әзер педагогның бу хыяллары да озак көттерми чынга ашар әле.

Роза Хәнәфиева соңгы бүләген ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов кулыннан алды. Николай Михайлов фотосы

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев