Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

И, туган тел

Без Тукайлы халык И туган тел, синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне Ходам! Апрель диюгә үк күз алдыбызга ташу сулары килә. Табигатьнең кышкы йокысыннан арынган, кар сулары гөрләвекләр булып аккан, бөтен җиһанга ямьле язны алып килгән апрель - татар халкы өчен истәлекле ай. Нәкъ апрельдә...

Без Тукайлы халык И туган тел, синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне Ходам! Апрель диюгә үк күз алдыбызга ташу сулары килә. Табигатьнең кышкы йокысыннан арынган, кар сулары гөрләвекләр булып аккан, бөтен җиһанга ямьле язны алып килгән апрель - татар халкы өчен истәлекле ай. Нәкъ апрельдә милләтебез шигъриятенең якты йолдызы, маягы булып балкыган бөек Тукаебыз дөньяга килгән. Шуңа да апрель - Тукай ае булып санала. Әлеге изге гыйбарәне истә тотып, безнең коррекцияләү торак-мәктәбендә дә апрель ае - татар теле айлыгы дип игълан ителде. Айлык план буенча алып барылды. Татар теле методик берләшмә укытучылары Галина Шәрифуллина, Лена Җиһаншина, Татьяна Петухова ай дәвамында укучылар белән зур эш алып бардылар. Татар халкыбызның йөзек кашы булган йола, гореф-гадәт, бәйрәмнәре искә алынды. Бу уңайдан "Аулак өй" кичәсе үткәрелде. Татар халык мәкальләре, табышмаклары көннәре уздырылды, кроссвордлар чишү оештырылды. Татар теле дәресләрен үткәрү методикасын яхшырту максатын күздә тотып, Галина Шәрифуллина, Лена Җиһаншина үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Укытучылар җыелышында "Халык мәдәнияте һәм туган телнең укучы шәхесен үстерүгә йогынтысы" дигән темага чыгыш ясалды. Айлыкның иң истә калган өлеше "Тукай атналыгы" булды. Чөнки бу атналыкка әзерлек, башка чаралар белән берлектә, ае буе алып барылды. Бер ай дәвамында укытучылар, тәрбиячеләр балаларны Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗат юлы белән таныштырдылар, шигырьләрен ятладылар, әкиятләрен укыдылар. Әсәрләре буенча сурәтләр дә төшерделәр. Мәктәп буенча "Тукай һәм Без" дип аталган рәсемнәр конкурсы оештырылды. Шулай ук шәһәребезнең үзәк китапханәчеләре 26 нчы апрель көнне укучыларыбыз өчен бик эчтәлекле чара үткәрделәр. Биредә бөек шагыйребезнең тагын бер кат тормыш юлы һәм китаплары белән таныштырдылар. Айлыкның йомгаклау чарасы буларак ШТМ уены һәм олимпиада булды. Укучылар бу чараларда үз белемнәрен күрсәттеләр. Аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сер түгел: туган телне өйрәнү мәсьәләсе кискен тора. Чөнки телне камил белү өчен һәрчак тере аралашу кирәк. Ягъни бала көн саен гаиләсендә, өендә татарча сөйләм ишетеп торырга тиеш. Ләкин ана телендә сөйләшкән гаиләләр күп түгел шул. Шуңа да без дәресләрдә һәм мондый бәйрәмнәрдә шигырьләр ятлатып, әсәрләр укып, милли җыр-уеннар ярдәмендә татар телен өйрәнәбез. Әлеге уен, җыр-биюгә бай кичәләр ярдәмендә булса да укучыларда туган телебезгә кызыксыну уяту мөһим. Чөнки Габдулла Тукай рухын буыннан-буынга җиткерәсе, аның догасын саклап каласы иде бит. Без - бәхетле, без - шагыйрьле, без - Тукайлы халык!

Галина Шәрифуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев