Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эшләп тапкан икмәк кадерле

Районыбызның 18 белем бирү учреждениесендә быел мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары эшләде. Аларга 300 бала тартылган иде. Шуларның 141е-аз тәэмин ителгән, икесе-мәҗбүри күчеп кайтучы гаиләләрдән, дүртесе-ятим бала. Алар мәктәп яны тәҗрибә участокларында, белем бирү учреждениеләре арендага алган басуларда эшләделәр, яшелчәләрнең рәт араларын эшкәрттеләр. Бер үк вакытта алар өчен мөгаллимнәр...

Районыбызның 18 белем бирү учреждениесендә быел мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары эшләде. Аларга 300 бала тартылган иде. Шуларның 141е-аз тәэмин ителгән, икесе-мәҗбүри күчеп кайтучы гаиләләрдән, дүртесе-ятим бала. Алар мәктәп яны тәҗрибә участокларында, белем бирү учреждениеләре арендага алган басуларда эшләделәр, яшелчәләрнең рәт араларын эшкәрттеләр. Бер үк вакытта алар өчен мөгаллимнәр тарафыннан төрле күңелле чаралар, кызыклы әңгәмәләр дә оештырылды. Район мәшгульлек үзәге тарафыннан да 360 укучы каникулларында вакытлы эшләргә тартылды. Алар нигездә шәһәр, Красная Горка һәм Җөри мәктәпләреннән. Июньдә аенда 171 бала яшелчә һәм җиләк җимеш бакчаларында, мәктәпләр янын төзекләндерүдә, сыйныф бүлмәләрен ремонтлауда эшләделәр. Аларның 40ы-күп балалы, 117се-аз тәэмин ителгән, 10ы тулы булмаган гаиләләрдән иде. Июль аенда 90 бала хезмәт белән ялын чиратлаштыра, аз булса да үзләренә акча эшли алды. Аларның һәр кайсына 850шәр сум күләмендә матди ярдәм итү оештырылды. Укучылар барысы да тиешле акчаларын алдылар. Август аенда тагын 99 баланы мәктәпләр янын төзекләндерүгә, ремонт эшләренә, тәҗрибә участокларында эшләүгә тартылды. Аларның барысы да өйләренә үз куллары белән эшләгән акчаларын алып кайтып бирәләр. Беренче эшләп тапкан акчалары хәтерләрендә гомергә калачак. Үзең эшләп тапкан икмәк кадерлерәк була. Иң мөһиме-балалар ял да иттеләр, сәламәтлекләрен дә ныгыттылар, хезмәт чыныгуы да алдылар. Яңа уку елын күтәренке күңел белән каршылыйлар алар.

Җөри мәктәбенең уку-производство бригадасы бригадиры Илүзә Әбүзарова. Фото мәктәп архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев