Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дуслык җинде

Кышкы каникул җитүен түземсезләнеп көтеп алдык. Каникулны бит Кыш бабай килүе башлап җибәрә. Ул әле үзе генә килми, Кар кызын, бик күп күчтәнәчләрен һәм озын-озак ялларын да алып килә. Ләкин безнең мәктәптә ял белән файдалы эшләрне чиратлаштырып оештыра белүче җитәкчеләр һәм укытучылар эшли. 10 нчы гыйнвар көне моңа бер дәлил....

Кышкы каникул җитүен түземсезләнеп көтеп алдык. Каникулны бит Кыш бабай килүе башлап җибәрә. Ул әле үзе генә килми, Кар кызын, бик күп күчтәнәчләрен һәм озын-озак ялларын да алып килә. Ләкин безнең мәктәптә ял белән файдалы эшләрне чиратлаштырып оештыра белүче җитәкчеләр һәм укытучылар эшли. 10 нчы гыйнвар көне моңа бер дәлил. Бу көнне мәктәбебездә "Ягез әле, балалар!" исеме астында күңелле стартлар узды. Укучылар ике командага бүленеп, нинди генә уеннарда көч сынашмадылар: баскетбол тубын боҗрага кертү, скакалкада сикерү, паровоз, эстафета уеннары уйналды, спортка кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Уеннарны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыруда укытучыларыбыз Галиева Р.А., Герасимова Г.П. һәм Кузнецов В.Н. күп көч куйдылар. Район мәгариф бүлеге кунакларының килүе уенга тагын да җаваплылык өстәде һәм, нәтиҗәдә, "Җитезләр" һәм "Кыюлар" арасында дуслык җиңде.

Гөлүзә Әбүзәрова,

Җөри урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев