Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дуслык җепләре ныгыр

Үткән уку елы безнең өчен кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бай булды. Шуларның берсе - инглиз теле дәресендә Франциядәге Турвиль шәһәрендә урнашкан мәктәп белән ике арага сузылган телекүпер аеруча истә калды. Без анда Француаза исемле ханым белән әңгәмә оештырдык. Иң әүвәл аны туган көне белән котлап, сыйныфташыбыз Эльвина Габдрахманова җыр башкарды. Аннан...

Үткән уку елы безнең өчен кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бай булды. Шуларның берсе - инглиз теле дәресендә Франциядәге Турвиль шәһәрендә урнашкан мәктәп белән ике арага сузылган телекүпер аеруча истә калды. Без анда Француаза исемле ханым белән әңгәмә оештырдык. Иң әүвәл аны туган көне белән котлап, сыйныфташыбыз Эльвина Габдрахманова җыр башкарды. Аннан соң инде әңгәмәдәшебезгә сораулар яудыра башладык: Франциядә нинди бәйрәмнәр, йолалар бар, алар ничек үтә, шул ук вакытта уку белән дә кызыксынырга онытмадык. Мөлаем йөзле, ягымлы ханым безнең һәр соравыбызга җавап бирде. Аңардан шуны белдек: бездә җәйге каникуллар өч ай дәвам итсә, аларда ике генә ай икән. Уку чорында яллар Пасха, Раштуа һәм февраль ахырында гына була. Белем алу 5 яшьтән алып 16 яшькәчә мәҗбүри; бәйрәмнәр йолалар белән үрелеп барыла. Раштуада күркә пешерәләр икән. Париж турында сорагач, ул соклануын, горурлануын яшермичә: "О, Париж!," - дип җавап бирде. Телекүпер вакытында Россия, туган шәһәребез Мамадыш турында да сөйләдек. Аңардан: "Россиягә киләсегез киләме?" - дигән соравыбызга ул: "Килә, бик килә," - дип җавап бирде. Шул ук вакытта без аны үзебезгә дә кунакка чакырырга онытмадык. Телекүпер барышында Француаза ханым белән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов та сөйләште. Без республика күләмендә Мамадышта узачак семинар-киңәшмәдә Skype аша элемтәгә керәчәкбез. Киләчәктә Франция белән Мамадыш арасындагы җепләр тагын да ныгыр дип ышанам.

Сөмбел Әхмәтҗанова, шәһәрдәге 2нче санлы лицейның 9нчы сыйныф укучысы

Четвертая буква конкурса: и
Следующую разместим завтра, 8 июня.
Подробнее http://mamadysh-rt.ru/ru/component/k2/item/1326-konkurs-sem-bukv-za-sem-dney.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев