Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чисталык дәресе

Һәркемгә яхшы мәгълүм - 2013нче ел Экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан сыйныфыбызда Чисталык дәресе уздырылды. НИКОЛАЙ ГАРЕЕВ, РАМИС ГАНИЕВ, ВЛАДИМИР ПИНЕГИН, шәһәрдәге 4нче санлы мәктәпнең 3б сыйныфы укучылары Без командаларга бүлендек һәм иң актуаль темаларның берсе -Җир планетасының пычрануына кагылышлы сорауларга җаваплар бирдек. Бүгенге көндә "Чүпне кая куярга?",-дигән...

Һәркемгә яхшы мәгълүм - 2013нче ел Экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан сыйныфыбызда Чисталык дәресе уздырылды.

НИКОЛАЙ ГАРЕЕВ, РАМИС ГАНИЕВ, ВЛАДИМИР ПИНЕГИН,

шәһәрдәге 4нче санлы мәктәпнең 3б сыйныфы укучылары

Без командаларга бүлендек һәм иң актуаль темаларның берсе -Җир планетасының пычрануына кагылышлы сорауларга җаваплар бирдек. Бүгенге көндә "Чүпне кая куярга?",-дигән сорау актуальләшә бара. Без аңа җавап бирергә тырыштык. Шәһәребездә чүп-чарның ничек җыелуын һәм эшкәртелүен аңлап бетермәгәнлектән, әлеге эшләр белән шөгыльләнүче "Мамадыш ЖКУ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә экскурсиягә бардык. Биредә безне предприятиенең эшчәнлеге белән инженер-эколог И.Г.Зәйнетдинова якыннан таныштырды. Ул чүпне аралаучы линияне, макулатура һәм пластик шешәләрне пресслаганнан соң аларның ничек итеп "икенче тормышка" күчүләрен күрсәтте. Чүпнең ничек итеп чималга әверелүен үз күзләребез белән күрдек. Бездә көндәлек тормышыбызда киң кулланыла торган, кирәксезгә чыкканнан соң чүп-чарга әверелгән терекөмешле температура үлчәгечләрнең, лампаларның алдагы язмышлары кызыксыну уятты. Инженер-эколог апабыз әлеге куркыныч калдыкларны тиешле урынга тапшырулары, ә менә шәһәрдә яшәүчеләрнең моны эшләргә җыенмаулары турында борчылуын белдерде. Югыйсә, градусникның бер данәсенә җәмгыятькә - 25, ә лампага 10 сум гына түләргә кирәк икән. Абыйлар, апалар, аларны чүп контейнерларына ташламагыз, "Мамадыш ЖКУ" җәмгыятенә китереп тапшырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев