Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чираттагы тукталыш–кирпеч заводы

Без әле 8нче сыйныфта гына укыйбыз, шулай булса да күпләребез инде нинди һөнәр сайлаячагын белә. ДИЛБӘР МӨБАРӘКШИНА, шәһәребездәге 4нче мәктәп укучысы Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Шуңа күрә күп һөнәрләр турында мәгълүматлы булу кирәк. Ә моның өчен тормыш дәресләренә без бик рәхмәтле. Түбән Камадагы химия заводларын күреп, күңелебездә...

Без әле 8нче сыйныфта гына укыйбыз, шулай булса да күпләребез инде нинди һөнәр сайлаячагын белә.

ДИЛБӘР МӨБАРӘКШИНА,

шәһәребездәге 4нче мәктәп укучысы

Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Шуңа күрә күп һөнәрләр турында мәгълүматлы булу кирәк. Ә моның өчен тормыш дәресләренә без бик рәхмәтле. Түбән Камадагы химия заводларын күреп, күңелебездә Татарстаныбыз өчен горурлык хисләре уянды, белем алып, шул заводларда эшлисебез килде. Саба урманнарындагы тәртип, һәр агачның кадерен белеп, киләчәккә карап эшләү, табигатьнең матурлыгын тою, аңа якынаю урманчы һөнәренә мәхәббәт уятты. Ә инде Яшел Үзәндәге корабль төзү заводлары без күз алдына да китермәгән яңа дөньяга ишек ачты, яңа төр һөнәрләр белән таныштырды. Районыбызның данлыклы кирпеч заводын-"Төзүсервис" җәмгыятен үз күзләребез белән күреп кайттык. Куандырганы шул булды: безне монда көткәннәр. Мастер Земфира Фәйзрахмановна завод белән таныштырып йөрде. Һәр нәрсәне аңлатып, күрсәтеп, кирпеч ясау серләренә төшендерде. Кызыл балчык, ком, пычкы чүбеннән ничек кирпеч ясалуын без үзебез дә һәркемгә аңлатып бирә алабыз. Бу табигый чималга тагын эшчеләрнең тырыш хезмәтләрен һәм үз эшләрен яратып башкаруларын да кушарга кирәктер. Хәзерге көндә шәһәребездә төзелә торган берсеннән-берсе матур йортлар шушы кирпечләрдән салына да инде. Заводта хәзер көненә 40 мең, ә елына 12 миллион кирпеч җитештерелә. Күп эшләр механикалаштырылган, ләкин әле кул хезмәте дә кулланыла. Земфира апа безне яңа заводның корпуслары белән дә таныштырды. Италия технологияләре буенча җиһазландырылачак яңа заводта бар нәрсә дә компьютер белән башкарылачак. Ә бу заводта компьютерны яхшы белгән югары белемле эшчеләр кирәк булачагы көн кебек ачык. Димәк, химия-технология университеты һәм төзелеш академияләре безне көтә. Экскурсия ахырында безне эшчеләр ашханәсе һәм меню белән таныштырдылар, тәмле ашлар белән сыйладылар. Завод эшчәнлеге бездә зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев