Нократ

Булачак беренче сыйныфларны спорт классына чакыралар

Бер ханымның 2нче санлы лицейда спорт сыйныфына киләсе уку елына шәһәребезнең мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләреннән балаларны туплауга багышлап уздырылган җыелышта: "Без шәһәр үзәгендә яшәсәк тә, лицейга бару өчен берничә урамны чыгарга кирәк. Безгә 1нче санлы мәктәп якынрак," - дигән сүзләре кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Ата-аналарны җыеп...

Бер ханымның 2нче санлы лицейда спорт сыйныфына киләсе уку елына шәһәребезнең мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләреннән балаларны туплауга багышлап уздырылган җыелышта: "Без шәһәр үзәгендә яшәсәк тә, лицейга бару өчен берничә урамны чыгарга кирәк. Безгә 1нче санлы мәктәп якынрак," - дигән сүзләре кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Ата-аналарны җыеп сөйләшүнең максаты булачак беренчеләрне хоккей классына туплау иде. Чөнки шәһәребезнең спортның әлеге төре буенча шөгыльләнүчеләре, нигездә, шушы белем бирү учреждениесенә йөриләр. Иманым камил, аларның ата-аналары улларын хоккей классларына биргәннәренә үкенмиләрдер. Бүгенге көндә дә улым белән даими элемтәдә торучы дусты, Казанның "Смена-1997" командасы капкачысы Радик Шәмсевәлиевның әтисе мәрхүм Заһирның улын Казанда үзләре яши торган Жилплощадка микрорайоныннан Азино микрорайонына кадәр алты яшьтән йөртә башлаганы турында сөйләгәне бар. Форманы сатып алган, юлга акча түли, спорт мәктәбенә йөргән өчен дә акча кирәк. Ә бездә барысы да бушка, югыйсә.

Хоккей классында укучылар өчен ике тапкыр ашату оештырылган, лицейга шәһәрнең төрле нокталарыннан автобус белән китерәләр. Йөртү дә бушка. Моның белән республикабызның кайсы районы мактана ала икән. Гомумән, районыбыз җитәкчелеге балалар спорт белән шөгыльләнсеннәр, түгәрәкләргә йөрсеннәр өчен шәһәр автобусларында бушлай йөртүне район бюджеты җилкәсенә салды. Мондый күктән иңгән бәхетне кулдан ычкындырырга кирәкми. Алга таба ни булыр, беребез дә фаразлый алмый. Әмма җитәкчеләребез нинди генә финанс кыенлыклары килеп чыгуга карамастан, балаларыбызны бу мөмкинлектән мәхрүм итмәячәк. Бу бит әле ата-аналар өчен дә уңайлы. Гаилә бюджетында күпме чыгым янга кала. Көн саен автобуска киткән акчаның ай ахырына күпмегә җыелачагын күзалласаң, аз сумма чыкмый. Йөрергә ераклык та сәбәп булырга тиеш түгел.

Бүген бездә спортның кайсы төре белән шөгыльләнәсең килә, рәхим ит тә, сайлап ал. Тренерларыбызга да тел-теш тидерерлек түгел. Алар сезон саен җанатарларын сөендереп торалар. Кечкенә генә Мамадышыбызның хоккей, футбол, волейбол һәм башка командаларын җиңү өчен кайбер районнар, хәтта зур шәһәрләр дә коллективларын көчәйтү өчен читтән уенчылар алалар. Әмма безнекеләр өчен бу киртә була алмый. Моны күп мисаллар белән дәлилләргә мөмкин. Спортның балаларны рухи һәм физик яктан чыныктыруын да истән чыгармыйк. Иң мөһиме, төрле секцияләрдә, түгәрәкләрдә шөгыльләнгән кызлар-малайларның урамда эленке-салынкы йөрергә вакытлары калмый. Монда гаиләдәге ата-ананың нинди яшәү рәвешен алып баруларын да күз уңында тотарга кирәк. Аннары без, әти-әниләр, кайчагында "йомшарып" китеп, балаларыбызның "капризларына" бирешәбез. Үзебезнең балачагыбызны искә төшерик әле. Иманым камил, ата-аналарыбызның кушканнарын үтәмәгән өчен йомшак җиребезгә каеш эләкмәгәннәр күп түгелдер. Дөрес, мин бүген дә каешны "эшкә җигәргә" чакырмыйм. Мәктәптән кайткач, дәресләр әзерләгәч, өй тирәсендә зурларга булышкач кына иркенгә чыга идек. Кышкы айлы кичләрдә кичке сәгать сигез-тугызларга чаклы инеш өстендә үзебез ясаган боз мәйданчыгында алка куу, иртә яздан кара көзгәчә футбол, волейбол уйнау, дисеңме. Аның өстенә, җәйге каникулларда фермалардагы сенаж базларында сенаж, силос таратырга да өлгерә идек. Иркен болыннарда башта колхозга, аннары шәхси хуҗалыкларга печән әзерләүләр, дисеңме... Ә бит командалы уеннарга беркем дә өйрәтмәде. Иң мөһиме, мәктәптә физик тәрбиягә игътибар көчле булды. Армиягә китәчәк егетләр турникларда 12-20, хәтта аннан да күбрәк тартылалар иде. Боларның барысы да өскә солдат формасы кигәч ярап куйдылар. Хәзер шул ук турникта күпләп тартылучылар бармак белән генә санарлыктыр. Шуңа күрә балалар физик яктан физкультура дәресләрендә, спорт түгәрәкләрендә ныгырга тиешләр дип кенә уйлау да дөрес түгел, минемчә. Яшерен-батырын түгел, ата-аналар без үскәндәге авырлыкларны балаларыбыз күрмәсеннәр дип, аларны йорт, фатир тирәсендәге эшләргә дә җәлеп итмибез бит. Авыр эшләр турында әйткән дә юк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: