Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Бәләкәч”тә район тәрбиячеләре имтихан тота

Бүген шәһәребезнең 5 нче санлы "Бәләкәч" мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә "Ел тәрбиячесе-2013" республика конкурсының район туры уза. Биредә районыбызның 7 тәрбиячесе катнаша. Алар арасында "Ләйсән" балалар бакчасының тәрбиячесе Әлфинур Мөхетдинова, "Ландыш" балалар бакчасыннан Рамилә Герасимова, " Әкият" мәктәпкәчә белем бирү учреждениясеннән Гөлфия Рәхимова, "Миләшкәй"дән Гөлчирә Шәйхетдинова, "Светлячок" балалар бакчасыннан Светлана...

Бүген шәһәребезнең 5 нче санлы "Бәләкәч" мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә "Ел тәрбиячесе-2013" республика конкурсының район туры уза. Биредә районыбызның 7 тәрбиячесе катнаша. Алар арасында "Ләйсән" балалар бакчасының тәрбиячесе Әлфинур Мөхетдинова, "Ландыш" балалар бакчасыннан Рамилә Герасимова, " Әкият" мәктәпкәчә белем бирү учреждениясеннән Гөлфия Рәхимова, "Миләшкәй"дән Гөлчирә Шәйхетдинова, "Светлячок" балалар бакчасыннан Светлана Черкунова, "Нократ"тан Наталья Орлова һәм "Бәләкәч" балалар бакчасыннан Ильнара Гыймаева бар. Әлеге тәрбиячеләр үзләрен визитка чыгышында, ачык дәрестән булган өзек аша күрсәтергә тиешләр. Моннан тыш аларга психологик-педогогик ситуациягә бәйле язмача эш тә биреләчәк. Аны 5 минут эчендә чишү йөкләнә. Район турында 1 нче урынны яулаган тәрбияче республикага юл алачак, ә анысы 11-20 апрель көннәрендә мәркәзебез Казанда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев