Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Безнең уңышлар

Беркөнне мәктәпнең укучылар узидарәсе бүлмәсендә атналык йомгакка әзерләнеп утырганда, күзем шкафлардагы калын- калын "Безнең уңышларыбыз" дигән папкаларга төште. 2002нче елдан бирле җыелып килгән бу папкаларда укучыларыбызның төрле ярыш, конкурс, конференцияләрдә җиңү яулап алган Мактау кәгазьләренең күчермәләре җыелып бара. Район, республика, Россиякүләм уңышларыбыз һәркайсы аерым- аерым тупланган. Һәрберсен укып чыгарга иде...

Беркөнне мәктәпнең укучылар узидарәсе бүлмәсендә атналык йомгакка әзерләнеп утырганда, күзем шкафлардагы калын- калын "Безнең уңышларыбыз" дигән папкаларга төште.

2002нче елдан бирле җыелып килгән бу папкаларда укучыларыбызның төрле ярыш, конкурс, конференцияләрдә җиңү яулап алган Мактау кәгазьләренең күчермәләре җыелып бара. Район, республика, Россиякүләм уңышларыбыз һәркайсы аерым- аерым тупланган. Һәрберсен укып чыгарга иде исәбем, тик берсен генә карап чыгу өчен дә шактый вакыт китте. Шулчак оештыручы-педагог Сәвия Сәмигулловна миңа икенче бер калын дәфтәр бирде. "Менә монда һәр укучының уңышлары, Мактау кәгазьләре кайчан, кайда бирелгәнлеге төгәл даталары белән теркәлеп барыла, кызыксынсаң, укып чык",-диде. Элегрәк елларга күз салам: Ландыш Ибраһимова - 29, Райнур Әгъләметдинов - 19, Гөлсирин Абдуллина - 22, Динар Гәрәев - 18, Рәзилә Гарифуллина -18 Мактау кәгазе алган. Ә менә быел 9 нчы сыйныфта укучы Диләрә Хәйруллинаның да инде 15 бүләге бар. Һәр бите бер укучыга ачылган калын дәфтәр инде тула язган. Шулай булмый ни, быелгы уку елында гына да укучыларыбыз төрле ярышларда 50гә якын призлы урын яуладылар. Ә мәктәп исеменә 15 Мактау кәгазе бирелгән. Белем бирү учреждениесенең ишегеннән керүгә сул як стенада "Мәктәп сулышы" дигән стенд тора. Грамота алуның иң күңеллесе шимбә көнне атналык линейкада була. Мәктәп директоры Илдар Ибраһимов уңышка ирешкән балаларга акчалата премияләр дә тапшыра. Район күләмендә призлы урын аласың икән - 100, зона күләмендә - 150, ә республикада җиңүче икән 200әр сум бирелә. Уңышларыбызның матур нәтиҗәләрен күреп, барыбыз да шатланабыз.

Гөлинә Искәндәрова,

Урта Кирмән мәктәбенең укучылар үзидарәсе рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев