Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Безнең укучыларны хәзер бөтен республика таный

Бу укучылар 2012-2013нче уку елында үзләренең интеллектуаль сәләтләре нәтиҗәсендә Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларында танылу алдылар. Уңышларга юлны аларга талантлы педагоглар күрсәтте. Таһир ӘХМӘТОВ - шәһәрдәге 2нче санлы лицейның 10 Б сыйныфы укучысы. Хокук фәне буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы җиңүчесе (педагогы - Роза Әхмәтова). ЮНЕСКО эгидасы астында уздырылган...

Бу укучылар 2012-2013нче уку елында үзләренең интеллектуаль сәләтләре нәтиҗәсендә Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларында танылу алдылар. Уңышларга юлны аларга талантлы педагоглар күрсәтте.

Таһир ӘХМӘТОВ - шәһәрдәге 2нче санлы лицейның 10 Б сыйныфы укучысы. Хокук фәне буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы җиңүчесе (педагогы - Роза Әхмәтова). ЮНЕСКО эгидасы астында уздырылган халыкара конкурсларда катнашты.

Таһир шул ук вакытта җәмгыять белеме (укытучысы Елена Шигаева - югары квалификацияле категориягә, ике мәртәбә "Безнең иң яхшы укытучы" грантына ия, 2006нчы елгы ПНПО җиңүчесе) буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олипмиадасының региональ этабы призеры да.

МАКСИМ ИВАНОВ - Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы. Төгәл фәннәрне ярата, тарих, астрономия белән кызыксына. 2011нче елда астрономия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры. 2012нче һәм агымдагы елда тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында да призлы урыннар яулады. Узган елның декабрь аенда "Умники и умницы" Бөтенроссия гуманитар телеолимпиадасында катнашып, финалга чыкты. Аның хыялы - иң мәртәбәле уку йорты - МГИМОга укырга керү. Аны мондый уңышларга тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кадрия Ганиева әзерләде.

ЕКАТЕРИНА БАГУРИНА-шәһәрдәге 3нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы. Биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында призлы урынны яулады. Катя - сәләтле, эрудицияле, матур нәтиҗәгә омтылучан. Ул табигать фәннәре өлкәсендәге уңышлар белән кызыксына, даими төстә төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, семинарларда, конференцияләрдә катнаша һәм матур күрсәткечләргә ирешә. Аның остазы - биология укытучысы Роза Зинкатова. Ул үзе дә иҗади эшләүчән, алдынгы педагогик алымнарны куллана, мәгариф өлкәсендәге заманча юнәлешләр турында һәрвакытта да хәбәрдар.

АЛЬБИНА ЙОСЫПОВА шәһәрдәге 1нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныфында белем ала. Химия фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры. Ул спорт белән дә шөгыльләнә, мини-футбол буенча ТР һәм Идел буе федераль округы беренчелекләрендә җиңү яулаган команда әгъзасы да. Фәнгә мәхәббәтне аңарда югары квалификацияле категориягә ия, 2007нче елгы ПНПО, 2011 һәм 2012нче елларда "Безнең иң яхшы укытучы" республика конкурсы җиңүчесе, 2012нче елгы "ТРның ел укытучысы" конкурсы лауреаты, агымдагы елның "Ел хатын-кызы" конкурсы призеры Лилия Гыйлаева уятты.

Шәһәрдәге 1нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11А сыйныфында укучы НАТАЛЬЯ КУДРЯШОВА рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында призлы урын яулады. Наталья әлеге фән белән даими кызыксына. Читтән торып конкурсларда катнашты, борынгы рус теле тарихы белән кызыксына. Аның эшләре белән югары квалификацияле категориягә ия булган рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 2009нчы елгы ПНПО, 2011 һәм 2012нче елларда уздырылган "Безнең иң яхшы укытучы" конкурслары җиңүчесе Илнара Сафуанова җитәкчелек итә. Ул укучысы белән шәхси программа нигезендә шөгыльләнә.

ЗӨЛФИЯ ХӘЛИУЛЛИНА - шәһәрдәге 2нче санлы лицей укучысы. Технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры. Рәсем ясарга ярата, буш вакытларын тегүгә һәм иҗади эшчәнлеккә багышлый. Ул төрле конкурсларда да бик теләп катнаша. Аның остазы - югары квлификацияле категориягә ия Замира Худжамкулова. Фәненә мәхәббәтне укучылары йөрәгенә сеңдерергә тырыша ул, укыту процессында төрле прогрессив алымнар куллана.

ИЛЬВИРА СТЕПАНОВА (сулда)-шәһәрдәге 2нче санлы лицейның 9Б сыйныфы укучысы. Татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы призеры. Укырга ярата, татар теленең грамматикасын камил белә, татарча спектакльләрдә төп рольләрне башкара, концертларның алыштыргысыз алып баручысы. Аның педагогы - татар теле һәм әдәбияты буенча югары квалификацияле категориягә ия мөгаллимә Гөлнара Сафина.

Ильвира шул ук вакытта рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында призлы урынга чыкты. Ул классик әдәбиятка өстенлек бирә. Әлеге фән буенча остазы - югары квалификацияле категориягә ия укытучы Эльмира Потапова.

4нче санлы шәһәр мәктәбенең 11Б сыйныфы укучысы Гүзәл ФАТЫЙХОВА (уңда) татар теле буенча республика олимпиадасы призеры булды. Кояш Тимбикова исемендәге икенче республика фәнни-тикшеренү укуларында җиңүче дипломына лаек булды. Шул ук мәктәпнең 10А сыйныфы укучысы Гөлинә ГЫЙЛЬМУЛЛИНА (сулда) - татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры. Кояш Тимбикова исемендәге укуларда Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Призерларның остазы-Диләрә Шакирҗанова (уртада).

1нче квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Сәлимҗанова (уртада) Шәдче мәктәбендә укыта. Аның тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе күз алдында: бу уку елында ике укучысы-Мальвина ТАКАРЛЫКОВА (сулда) (10 кл.) татар теленнән, Лилия ФӘЛӘХОВА (11 кл.) татар әдәбиятыннан республика олимпиадалары призеры булдылар.

Түбән Ушма мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы ГҮЗӘЛ ҖИҺАНШИНА татар әдәбияты буенча икенче ел рәттән республика олимпиадасы призеры була. Остазы-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Абдуллина. Гүзәл яхшы укучы гына түгел, мәктәптә үткәрелгән төрле чараларда, фәнни конференцияләрдә, авыл мәдәният йортында уза торган концертларда да актив катнаша. Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә, гитарада уйнарга өйрәнә. "Созвездие-Йолдызлык", "Яшь талантлар" конкурсларында призлы урыннар яулый.

АЙГӨЛ ӘХМӘТШИНА - шәһәрдәге 4нче санлы мәктәпнең 11А сыйныфы укучысы. Экология түгәрәгендә җитәкчесе, югары квалификацияле категорияле биология һәм география укытучысы Ольга Кузнецова белән тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә. Айгөл төрле фәнни-практик конференцияләрдә, олимпиадаларда һәм экология конкурсларында чыгышлар ясый. Ул укучыларның экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының регион этабы призеры, "Без яшь, без сәләтле...", "Нобель өметләре-2012", республика фәнни-тикшеренү конференцияләре җиңүчесе, укучыларның А.М.Терентьев исемендәге ХIХ Идел буе фәнни экология конференциясе призеры.

Сиринә Исмәгыйлова - Усали урта гомумбелем бирү мәктәбенең иң яхшы укучысы. Татар теле буенча республика олимпиадасы призеры. Сиринә ел саен татар теле һәм әдәбияты буенча укучылар олимпиадаларының муниципаль этабында, төрле конференцияләрдә җиңүләр яулый. Аның укытучысы-Гөлия Насыйбуллина. Ул сәләтле балалар белән максатчан шәхси эш алып бара.

Республика олимпиадалары призерлары команда урыннары да яуладылар. Татар теле буенча икенче команда урынына Ильвира Степанова, Гөлинә Гыйльмуллина һәм Гүзәл Фатыйхова чыктылар. Ильвира Степанова, Гүзәл Фатыйхова һәм Гөлинә Гыйльмуллина татар әдәбиятыннан өченче команда урыны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X