Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Безнең пешекчеләр – иң яхшылары.

Мамадыш шәһәре 3 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең ашханәсендә булганыгыз бармы сезнең? Булмаса, кереп, күреп чыгыгыз! Монда эшләүче пешекче кызларның елмаюы, ачык йөзе сезне бусагадан ук каршы алыр. Ә инде пешергән тәмле ризыкларыннан авыз итсәгез, аларның осталыкларына исегез китәр! Монда эшләүче Наилә апа, ике Рузия, Инзилә һәм аларның мөдире...

Мамадыш шәһәре 3 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең ашханәсендә булганыгыз бармы сезнең? Булмаса, кереп, күреп чыгыгыз! Монда эшләүче пешекче кызларның елмаюы, ачык йөзе сезне бусагадан ук каршы алыр. Ә инде пешергән тәмле ризыкларыннан авыз итсәгез, аларның осталыкларына исегез китәр! Монда эшләүче Наилә апа, ике Рузия, Инзилә һәм аларның мөдире Эльвира үз эшләренең осталары. Пешекче кызларның эшләре бик авыр. Иртәнге сәгать алтынчы яртыда Наилә апа белән Рузия ашханәдә булырга тиеш. Аларга ипи машинасын каршы алырга, ризык әзерли башларга кирәк. Һәр тәнәфес саен 100 ләп бала ашханәдә туклана. Укучыларга тәмле ашлар пешерергә, ашап чыккач тәлинкә-кашыкларны юарга кирәк! Аның өстенә, ашханәдә һәрчак телеңне йотарлык дучмак, пицца, сумса, пироглар табадан төшеп, укучыларны көтеп торалар. Кайчан керүеңә карамастан, аларның тәмле, җылы ашлары әзер була. Без, укытучылар, пешекче кызларыбызга саулык, сабырлык, бәхет телибез. Һәрчак тәмле ашлары безне куандырсын, якты йөзләре шатландырсын, оста куллары сокландырсын. Рәхмәт сезгә, кызлар!

Фазлиева Г.М.

3 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев