Нократ

Бай тарихлы мәктәп

Киләсе елда Тәкәнеш урта гомумбелем бирү мәктәбе үзенең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Аның тарихы бай һәм кызыклы. Римма Нигъмәтуллина, "Яшь гвардия" музее җитәкчесе Ә 1935нче елда Тәкәнеш районы барлыкка килә. Ул чагында аның составына 24 авыл Советы керә, территориясе 134200 гектар тәшкил итә. 1931-32нче уку елында Түбән Тәкәнештә колхоз яшьләре...

Киләсе елда Тәкәнеш урта гомумбелем бирү мәктәбе үзенең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Аның тарихы бай һәм кызыклы. Римма Нигъмәтуллина, "Яшь гвардия" музее җитәкчесе Ә 1935нче елда Тәкәнеш районы барлыкка килә. Ул чагында аның составына 24 авыл Советы керә, территориясе 134200 гектар тәшкил итә. 1931-32нче уку елында Түбән Тәкәнештә колхоз яшьләре өчен җидееллык мәктәп ачыла. Моның өчен тирә-юньгә матурлык сирпеп торучы агач бина салына. Әлеге белем бирү учреждениесендә 15-18 яшьлекләр белем алалар. Кызганычка каршы, ике елдан янгын чыгып, уку йортын җир йөзеннән юкка чыгара. Авылда буш биналар булмау сәбәпле, укучылар Шәмәккә йөреп белем алалар. 1937нче елда ике катлы бина төзелә башлый, ә 1937нче елда ул ишекләрен ача. Бирегә күп кенә авыллардан килеп укыйлар. Ә өлкәнрәк сыйныфлар елга 150 сум түли торган булалар. Ул чорларда мәктәптә махсус белемнәре булган көчле педагоглар хезмәт куя. Ленин ордены кавалеры Анна Абучева, Хәлим Шакиров, Варвара Иванова, Бәдәр һәм Каюм Салеевлар, Рәшит Хуҗиәхмәтов, Сәйдә Галләмова, Алесандр Волков һәм башкалар мәктәп тарихында тирән эз калдырган шәхесләр. Ә урта мәктәпнең беренче директоры - Мөнир Саматов. Ул 1936-1941нче елларда җитәкчелек итә. Коллегалары һәм укучылар хәтерендә ул шат күңелле, тормыш сөючән, оста оештыручы, шул ук вакытта таләпчән, принципиаль, тәртип яратучы җитәкче буларак сакланган. Ул укыту-тәрбия эшенә аеруча зур игътибар бирә, педагогларны иҗади коллективка туплауга ирешә. Мөнир Саматов алдына куйган максатына ирешмичә тынычланмаган. Сугыш башлангач, мәктәп бинасында кискен үзгәрешләр булып ала. Ир-егетләр фронтка китә, белем бирү тулысы белән хатын-кызлар җилкәсенә кала. Бинаны җылыту, уку әсбаплары белән тәэмин итү, интернаттагы балаларны ашату зур проблемага әверелә. Моннан тыш бирегә Ленинград шәһәренең 322нче санлы мәктәп-интернатыннан эвакуацияләнгән балалар урнаштырыла. Шулай итеп, белем бирү учреждениесендә татар һәм рус секторлары эшли башлый. Мөнир әфәнде дә сугышның беренче көннәреннән үк үзе теләп фронтка китә. Политрук була, рота командиры вазыйфаларын башкара. Сугыштан капитан дәрәҗәсе белән кайта. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, I-II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм бик күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Соңгы елларда ул Мамадышта яшәде. 1998нче елда, мәктәбебезнең 60 еллык юбилее һәм яңа бина ачылган елда арабыздан китеп барды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: