Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар тәмле ярата

Районыбыз мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү быел 3нче сентябрьдә башланды. Ул ничегрәк оештырыла? Муниципаль район мәгариф бүлегенең баш белгече Зөлфирә Хәсәнова бер баланы 13 сум 40 тиен исәбеннән көнлек ашатуга ике атналык меню төзеп мәктәпләргә тараткан. Әлеге сумманың ничек килеп чыгуын ТР Министрлар кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән...

Районыбыз мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү быел 3нче сентябрьдә башланды. Ул ничегрәк оештырыла? Муниципаль район мәгариф бүлегенең баш белгече Зөлфирә Хәсәнова бер баланы 13 сум 40 тиен исәбеннән көнлек ашатуга ике атналык меню төзеп мәктәпләргә тараткан. Әлеге сумманың ничек килеп чыгуын ТР Министрлар кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең мәктәптә ашауны оештыру турындагы карарларына бәйләп аңлатты. Шәһәр һәм Красная Горка мәктәпләрендә бер балага 5 сум 32 тиен, авылныкыларга 5 сум 20 тиен исәбеннән район бюджетыннан акча бүленә. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәр балага (андыйлар 390) тагын 4 сум; аз тәэмин ителгән гаиләдән булган тулай торакта яшәүче 30 укучыга көн саен 30 сум; озайтылган көн группасына йөрүчеләргә 6 сум субсидия өстәлә. Икенче санлы лицейның хоккей (100 бала) һәм дүртенче санлы мәктәпнең кадет сыйныфларында белем алучыларның (214 бала) һәркайсына 9 сум исәбеннән өстәмә ашату каралган. Әлбәттә, хөкүмәт биргән субсидиягә генә балаларга туклыклы, тиешле калорияле, төрләндерелгән ризык әзерләп булмый. Андый менюны санэпидстанция дә расламаячак. Мәктәп яны участокларында һәм кече фермаларда җитештерелгән бюджеттан тыш продукция хисабыннан гомумбелем бирү учреждениеләрендә ашның ассортименты һәм рационы баетыла. Һәр көн саен ата-ана взносын кушарга туры килә. Әлеге взносны җыю ирекле. Аның суммасы ата-аналар җыелышлары карары нигезендә хәл ителә. Акчаны сыйныф җитәкчесе җыя. Ул район мәгариф бүлегенең үзәк бухгалтериясе кассасына тапшырыла. Ашамлыклар РайПо кибетләреннән ышаныч кәгазе нигезендә алына. Ризык белән тукланучылар исемлеген дә сыйныф җитәкчесе барлап тора, ашауга гаризаны да ул бирә. Моның ничегрәк тормышка ашырылуын күрү максатыннан шәһәребездәге беренче санлы мәктәпкә юл тоттым. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ольга Әһлиуллина мәктәпнең бракераж комиссиясе рәисе дә икән. Балаларга әзерләнгән ризыкны көн саен берничә кеше белән бергәләп тикшерүләрен, сыйфатның үзенә бик ошавын әйтте. Аның белән ашханәгә кереп 12нче сентябрьгә булган менюны карыйбыз: макарон, котлет, кипкән җиләк-җимеш компоты, ипи. Бер порция 13 сум 81 тиенгә чыга. Кичәге меню да күземә чалынды: манный боткасы, эремчекле ватрушка, баллы чәй... Ул арада ашханәгә икенче сменада башлангычта укучы берничә бала килеп керде. Дежурныйлар икән. Өстәлләргә тиз-тиз ашау тезә башладылар. Ризык бүлүче пешекчеләрнең кулларына күз иярми. Моны кызык итеп күзәтеп торуымны сизгән ашханә мөдире Федосия Закирова әйтә куйды: "Ун минут эчендә 100 балага хезмәт күрсәтәләр. Беренче сменада -17, икенче сменада-өч сыйныф, барлыгы 460 бала ашатабыз. Тәмле, тамаклары тук булсын дип тырышабыз, эшебезне чын күңелдән башкарабыз!" Кыңгырау чылтырауга сыйныф җитәкчеләренә каз бәбкәләредәй ияргән укучылар күренде. Һәркем үз урынын алуга, кашыклар шалтыравы гына ишетелә башлады. Ялт иттерделәр. Өстәл башында утырган кыздан "Тәмлеме?"-дип сорыйм. 3 Б сыйныф укучысы Гөлшат Нигъмәтуллина күзләрен зур ачып елмайды, раслап баш какты. Дүртесе "добавка" сорап тәрәзә янына янәдән барып басты. Бүлеп бирделәр. Сораулы карашымны Ольга Әһлиуллинага төбим. "Нишлисең, башлангычлар. Алар барысын да аңламый бит әле." Никтер үземнең мәктәптә укыганда көн саен озын тәнәфестә буфет янында су юлы буе чират торып җиде тиенлек вафли белән компот алып ашаган чагым искә төште. 13 сум 40 тиен. Тамак хакы көннән-көн кыйммәтләнгән хәзерге шартларда мондый суммага файдалы һәм ашарга яраклы аш әзерләү зур осталык таләп итә. Моның белән шөгыльләнүчеләр могҗиза тудыра минемчә.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев