Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бала шатлыгы–изге

Менә берничә ел инде "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе районыбызда киң яклау таба. Шәһәребез предприятиеләре һәм оешмаларыннан, эшмәкәрләрдән дүшәмбегә йөз мең сум чамасы акча җыелган иде инде. Коммуналь хезмәтләр җәмгыяте белән район кулланучылар берлеге унар мең сум акча күчергәннәр. Район үзәк хастаханәсе һәм "Тәкәнеш" агрофирмасы коллективларының керткән өлеше-биш мең сум....

Менә берничә ел инде "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе районыбызда киң яклау таба. Шәһәребез предприятиеләре һәм оешмаларыннан, эшмәкәрләрдән дүшәмбегә йөз мең сум чамасы акча җыелган иде инде. Коммуналь хезмәтләр җәмгыяте белән район кулланучылар берлеге унар мең сум акча күчергәннәр. Район үзәк хастаханәсе һәм "Тәкәнеш" агрофирмасы коллективларының керткән өлеше-биш мең сум. "Никопласт" җәмгыяте, "Кайгырту" үзәге, УПТК, нефть продуктлары предприятиесе, җылылык челтәрләре өчәр мең сум җыйганнар. Быел мәктәп букчалары һәм кирәк-яраклары ике йөз сиксән балага әзерләнәчәк. Йөз дә уналтысына, авыл җирлекләре аша, берәр мең сум акча җибәрелгән дә инде. Ә шәһәрдә яшәүчеләр 15нче август көнне кич район мәдәният йортына, әлеге акция уңаеннан махсус үткәрелә торган чарага чакырылган. Инвалид балаларга бүләкләр өйләрендә тапшырылачак. Уку кирәк-яракларыннан тыш, "Бердәм Россия" сәяси партиясе белән шәхси эшмәкәр Вера Тютикова балаларга үз сюрпризларын әзерләгәннәр. Район мәдәният йортында да балаларны онытылмас очрашулар, кызыклы концерт программасы көтә. Әлеге кичәнең сценарие дүшәмбе көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова үткәргән киңәшмәдә җентекләп тикшерелде һәм төзәтмәләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев