Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Анатолий Иванов Мамадыш педагоглары эшенә "яхшы" билгесе куйды

Мамадыш районының 9 гомум белем бирү учреждениясе "Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегендә. Алдынгылар рәтенә керергә башка уку йортлары да омтылырга тиеш. Моның өчен резервлар җитәрлек. Район башлыгы Анатолий Иванов мәгариф системасында эшләүчеләрнең коллегиясендә әнә шул хакта искәртте. Педагогларның 2013нче елдагы эш күрсәткечләрен анализлау һәм алдагы чорга бурычлар билгеләүне максат...

Мамадыш районының 9 гомум белем бирү учреждениясе "Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегендә. Алдынгылар рәтенә керергә башка уку йортлары да омтылырга тиеш. Моның өчен резервлар җитәрлек. Район башлыгы Анатолий Иванов мәгариф системасында эшләүчеләрнең коллегиясендә әнә шул хакта искәртте.

Педагогларның 2013нче елдагы эш күрсәткечләрен анализлау һәм алдагы чорга бурычлар билгеләүне максат иткән утырыш район мәдәният йорты каршында һәм бинаның фойесында әзерләнгән күргәзмә белән танышудан башланды. Анатолий Ивановка укучыларның техник-иҗат түгәрәкләрендә ясаган эшләрен тәкъдим иттеләр.


Коллегиянең пленар өлешен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Артур Ефимов ачып җибәрде. Беренче булып мәктәпкәчә белем тармагына тукталды ул. Баш мөгаллим искәрткәнчә, киләсе елдан балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү буенча республика программасы эшли башлаячак. Гаилә бакчалары санын арттыру да төп бурычыбыз, диде. Бүгенге көндә аларның саны тугыз. Өстәмәләре ачылу мәктәпкәчә учрежденияләргә чиратны киметергә ярдәм итәчәк.


Артур Ефимов БДИ темасына күчеп, соңгы елда балларның уртача республика күрсәткеченнән югары булуын белдерде. Ә менә шушы араларда гына сынау рәвешендә тапшырып караган имтиханнар бу өлкәгә игътибарны арттыруны сорый икән.


Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән тормышка ашырылучы "Сәләтле балалар" проекты да үзен беренче көннәреннән үк аклады. Быел фән олимпиадаларының регион этабында 30 артык мамадышлының җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә булуы әнә шул хакта сөйли.
Милли мәгарифкә дә игътибар арта. Туган тел дәресләре хәзер атнага өстәмә дүрт сәгать керә башлады.
Артур Ефимов хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, балаларны һөнәри яктан әзерләүгә, сәламәтлекләрен ныгытуга, мәктәпләрнең бюджеттан тыш керемнәрен арттыруга зур әһәмият бирергә чакырды.

Мәгариф системасы хезмәткәрләренең эшенә бәяне район башлыгы Анатолий Иванов бирде. Чыгышында әлеге тармактагы күрсәткечләрнең яхшы булуын искәртте һәм киләчәктә дә бары тик үсеш юлыннан гына барырга кирәклеген җиткерде.

Район башлыгы педагогларга: "Ә шулай да сезнең төп бурычыгыз булып, белемле, тәрбияле кадрлар әзерләү тора. Балаларның мәшгульлеген максималь рәвештә тәэмин итәргә кирәк. Аларның начар гадәтләр турында уйларга да вакытлары калмасын",- дип ассызыклады. Җитәкче мөгаллимнәргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, бер төркем алдынгыларга Мактау кәгазьләре тапшырды.

Коллегия азагында белем бирү сыйфаты буенча иң яхшы уку йортлары исемнәрен атадылар. Шәһәрләр төркемендә икенче санлы лицей, авыл мәктәпләре арасында Усали педагогик коллективы беренче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев