Нократ

Академикның магнит кыры

Шәһәребез тарихына алтын хәрефләр белән язып куярлык вакыйга булды: икенче санлы лицейга академик К.Ә.Вәлиев исемен бирү олы тантанага әверелде. Исәпләү техникасы һәм идарә итү системасы фундаменталь проблемалары буенча фәнни үзәк президиумы рәисе, "Микроэлектроника" журналының баш мөхәррире, Россия һәм ТР Фәннәр Академияләре әгъзасы, Е.К.Завойский исемендәге Халыкара, Ленин исемендәге, РФ Дәүләт һәм...

Шәһәребез тарихына алтын хәрефләр белән язып куярлык вакыйга булды: икенче санлы лицейга академик К.Ә.Вәлиев исемен бирү олы тантанага әверелде.

Исәпләү техникасы һәм идарә итү системасы фундаменталь проблемалары буенча фәнни үзәк президиумы рәисе, "Микроэлектроника" журналының баш мөхәррире, Россия һәм ТР Фәннәр Академияләре әгъзасы, Е.К.Завойский исемендәге Халыкара, Ленин исемендәге, РФ Дәүләт һәм РФ Хөкүмәте премияләре лауреаты, Октябрь Революциясе, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, физика-математика фәннәре докторы, галим-болар барысы да күренекле якташыбыз академик Камил Вәлиев турында. Шәхеснең истәлеген мәңгеләштерү максатында шәһәребездәге икенче санлы лицейга аның исеме бирелде. Әлеге җитди һәм шатлыклы вакыйга уңаеннан Совет урамында иртәннән мәктәпләр ярминкәсе гөрләде, үзәк мәйданда олы кунаклар белән очрашу оештырылды. Митинг икенче санлы лицейда дәвам итте. "Үзен күргәндәй булдык!"-диде район башлыгы Анатолий Иванов лицей стенасына кадакланган мемориаль тактаны ачкач та. Муниципаль район башлыгы "Физика һәм математика буенча иң яхшы укучыга" К.Ә.Вәлиев исемендәге махсус грант та булдырган. Бүләкне беренче ияләре-Гүзәл Димиева, Гүзәл Фәләхова (Шәдче), Екатерина Клинова (шәһәрдәге беренче санлы мәктәп), Руфинә Сәлимова (дүртенче санлы мәктәп), Валерий Кирушиннарга (Албай) әлеге тантанада тапшыру нур өстенә нур булды. Икенче санлы лицей директоры Салават Гыймранов уку йортында бишенче сыйныфтан башлап математика-физика кебек фәннәрнең тирәнтен өйрәнелүен, үзләренең электрон мәгариф буенча компетенция үзәге, Татарстанда Интелның пилот мәктәбе, системалы-эшлекле якын килүне кертү буенча Бөтенроссия тәҗрибә мәйданчыгы, ЮНЕСКОның ассоциация мәктәбе саналуы турында сөйләде, олпат исемне горур һәм лаеклы йөртергә сүз бирде. Уку йортын кунакларга бөтен хозурлыгы белән күрсәттеләр. Әле август аенда гына Татарстан Президенты һәм республикабыз педагоглары каршында бер имтихан тоткан коллектив, монысын да уңышлы тапшырды. Тантана актлар залында дәвам итте. Бер төркем галимнәр, хатыны Венера Сәләх кызы, абыйсы Борис Әхмәт улы, дуслары, районыбызның мәгариф ветераны Дәүләтҗан Гыйлаев укучыларга Камил Әхмәт улының 20 генә йортлы, халык телендә "Этбасмас" дип йөртелгән авылда туып, фәкыйрьлектә үсеп, гомер буе гыйлем эстәп, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда "электрониканың атасы"на-күренекле галимгә әверелүе (феноменга шаккатмаслыкмы соң?!), искиткеч тырышлыгы, ныклы характеры, ихтыяр көче, кешеләргә ышанычы һәм һәрчак җиңүгә омтылучы шәхес булуы турында истәлекләр сөйләделәр. Ул Мәскәүдә "Туган тел" татар җәмгыятен оештыручыларның берсе булган. Аның якты рухы киләчәк буыннарга да мәгърифәт дөньясында, тормышта үз юлларын табарга маяк булсын, иҗади хезмәт җиңүләренә, фәнни ачышларга рухландырсын. КАМИЛлеккә чикләр юк. Очрашудан рух күтәренкелеге һәм яхшы тәэсирләр белән таралыштык.

АЛСУ СПИРИДОНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: