Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Витаминнар һәм БАДлар

"Көз көне организмны ныгытырга кирәк, диләр. Витаминнарның һәм БАДларның нәтиҗәлелеге бармы? Фәния" Сайтка килгән әлеге сорауга район үзәк хастаханәсе провизоры НАТАЛЬЯ ПЕСКОВА җавап бирә: "Кеше организмының 12 системасы үсешенә һәм эшчәнлегенә гади аксымнар, майлар, углеводлар җыелмасы гына җитми, әле безнең организмыбызны формалаштыручы тагын 60 элемент һәм матдә дә таләп ителә....

"Көз көне организмны ныгытырга кирәк, диләр. Витаминнарның һәм БАДларның нәтиҗәлелеге бармы? Фәния" Сайтка килгән әлеге сорауга район үзәк хастаханәсе провизоры НАТАЛЬЯ ПЕСКОВА җавап бирә:

"Кеше организмының 12 системасы үсешенә һәм эшчәнлегенә гади аксымнар, майлар, углеводлар җыелмасы гына җитми, әле безнең организмыбызны формалаштыручы тагын 60 элемент һәм матдә дә таләп ителә. Элек үсемлекләр мөһим матдәләрне туфрактан сеңдерә, җәнлекләр шулар белән тукланып, тормыш өчен кирәк булганнарны алардан ала иде. Ризыкның сыйфаты яхшырак һәм аның составында витаминнар белән микроэлементлар да хәзергедән күбрәк иде. Кешелек дөньясы, химикатлар, пестицидлар һәм башка төрле агулар кулланып, җимеш бирүче туфракны ничек кирәк шулай юкка чыгара бара. Без ашый торган җиләк-җимешләрдә, яшелчәләрдә тиешле минераллар һәм витаминнарның аз гына өлеше дә юк. Минераллар белән витаминнарны организмыбызга кирәгенчә алыр өчен безгә аларны чиләкләп ашарга туры килер иде. Витаминнар белән БАДларны ел дәвамында кулланырга кирәк. БАДлар (биологик актив матдәләр) кеше организмында витаминнар һәм микроэлементлар дефицитын юкка чыгаруның иң уңай юлы. Бу-ризыкның кеше организмына физиологик һәм фармакологик яктан тәэсир итүче гадәти компонентлары."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев