Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Табиб йөрәге

Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге бишенче ел рәттән республикада алдынгылыкны яулый. Хирургия бүлеге мөдире Изил Сингатуллинны үз урынында күреп, сөендем дә, гаҗәпләндем дә. Аңа күптән түгел генә инфаркт булуын, җитди операция кичерүен ишеткән идем. "Ике табиб берьюлы башкалабызга белем күтәрергә киткәч, чыктым. Эшләргә кеше юк бит,"-диде ул. Аннары февраль аенда...

Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге бишенче ел рәттән республикада алдынгылыкны яулый. Хирургия бүлеге мөдире Изил Сингатуллинны үз урынында күреп, сөендем дә, гаҗәпләндем дә. Аңа күптән түгел генә инфаркт булуын, җитди операция кичерүен ишеткән идем. "Ике табиб берьюлы башкалабызга белем күтәрергә киткәч, чыктым. Эшләргә кеше юк бит,"-диде ул. Аннары февраль аенда Германиянең Дюссельдорф шәһәрендә йөрәгенә катлаулы операция кичерүе турында сөйләп китте. Моңа таләп ителгән сумманы җыюга ярдәм күрсәткән районыбыз җитәкчеләренә, эшмәкәрләренә, халыкка рәхмәтләрен белдергәндә күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады: "Мине чын мәгънәсендә үлем тырнагыннан йолкып калдылар, рәхмәтем чиксез..." Германия медицинасының алдынгылыгына, андагы заманча җиһазларга, кешеләрнең бер-берсенә итагатьлелекләренә, әкияти матурлыкка гаҗәпләнеп кайткан. "Хастаханәләрдә, шәһәрнең үзендә дә зур-зур реклама такталары: йөрәк сурәтенә "130/80!" дип язганнар. Кан басымын нормаль тотуга халыкның игътибарын җәлеп итәләр. Өлкәннәргә дә стентирование эшлиләр. Анда яшәү озынлыгы 80 яшь икән,"-дип сөйләде табиб. Безнең ил кешеләренең үз сәламәтлекләре турында кайгыртмауларына эче бик поша аның. "Авырта башлауга ук мөрәҗәгать итмиләр, үтәр әле дип атналар буе йөриләр. Нәтиҗәдә череп таркалган организмның зур өлешен кисәргә туры килә. Безнең эшне дә катлауландыруларын, язмышларын куркыныч астына куюларын аңламыйлар микәнни соң?! Халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ныклап өйрәтә башларга кирәк!"-дип ассызыклады ул. Бүлектә ел саен 2100ләп авыру ята, шуның 1300енә операция ясала. Күрше районнар катлаулы операцияләргә (хәтта сукыр эчәгесенә дә) алынып тормый хәзер, зуррак хастаханәләргә генә җибәрә. Безнекеләр җаваплылыкны үз өсләренә ала. Хирургларыбыз Булат Гыйлемханов, Полад Аббасов, Эмин Гасанлы, шәфкать туташлары Роза Шәфиева, Рузилә Сафина, Гөлнара Миннеханова, Гөлнәзирә Гайфетдинова, Фәүзия Фадеева-үз эшләренең осталары, тәҗрибәле белгечләр. Коллектив тотрыклы, кадрлар агымы юк. Һәркем үз эшенә өйрәтелгән, таләпләр куелган. "Яңа заманча операцион блок һәм реанимация бүлеге төзергә хастаханәгә 70 миллион сум бүленгән. Быел сафка басачак,"-дигән хәбәр аларны тагын да яхшырак эшләргә дәртләндерә. Узган ел йомгаклары буенча да бүлек мөдире Изил Сингатуллинга һөнәренә тугрылыгы, максатчанлыгы, җаваплылыгы, алгарышка илтүче энергиясе һәм инициативасы өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылган. "Оештыручы талантыгыз, һәр яңалыкны тоемлый, кадрлар белән эшне дөрес оештыра белүегез, пациентларга игътибарлылыгыз аркасында Сез җитәкләгән бүлек Татарстан дәвалау учреждениеләре арасында лидер,"- диелә хатта. Чувашстан якларында туып үсеп, 37 ел гомерен районыбыз халкын дәвалауга багышлаган, 30 ел хирургия бүлеген җитәкләгән "Мамадышның почетлы гражданины", "Татарстанның атказанган табибы" исемнәренә лаек Изил Сингатуллин кебекләргә карыйм да, сокланам. Табиблар турында соңгы арада төрлесен сөйлиләр, язалар. Ә мин аларны ак халатлы фәрештәләргә тиңлим, мохтаҗларга ярдәм кулы сузачакларына чын күңелдән ышанам.

Алсу Спиридонова Табиб Изил Сингатуллин. Раушания Хаҗиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев