Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Табиб җавап бирә

Табиб җавап бирә "Кешенең йөрәге туктагач, аны яңадан тормышка кайтару өчен табибның биш минут кына вакыты бар диләр. Бу дөресме? Сания." Сайтка килгән әлеге сорауга район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлекчәсе мөдире Елена Новоселова җавап бирә: -Йөрәк-үпкә реанимациясе чаралары өч этапны үз эченә ала: сулыш юлларының һава үтүчәнлеген торгызу, авызны авызга,...

Табиб җавап бирә "Кешенең йөрәге туктагач, аны яңадан тормышка кайтару өчен табибның биш минут кына вакыты бар диләр. Бу дөресме? Сания."

Сайтка килгән әлеге сорауга район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлекчәсе мөдире Елена Новоселова җавап бирә:

-Йөрәк-үпкә реанимациясе чаралары өч этапны үз эченә ала: сулыш юлларының һава үтүчәнлеген торгызу, авызны авызга, яисә авызны борынга ысулы белән үпкәләрне ясалма рәвештә җилләтү һәм йөрәккә туры булмаган массаж - медикаментоз терапия. Алар аеруча кискен терминаль хәлләрдә үткәрелә: миокард инфаркты нәтиҗәсендә йөрәк эшчәнлеге тукталганда, йөрәк тибеше ритмы бозыла калса, үпкә артериясе тромбоэмболиясе вакытында, төрле генездагы җәрәхәтләр булганда. Әгәр реанимация чаралары пациентның кан әйләнеше, яисә сулыш алуы тукталганнан соң биш минут эчендә башланса, аны тормышка кайтарырга мөмкин. Әгәр соңга калынса, нәтиҗә көтелгәнчә булмаячак. Чөнки баш мие структурасы кан әйләнеше туктаганнан соң биш минут узуга кайтаргысыз юкка чыга. Үзебезнең һөнәри бәйрәмебез - Анестизиолог-реаниматолог көнен коллегаларым, шәфкать туташлары-анестизиячеләр, авыруларны караучы кече шәфкать туташлары хезмәт урыннарында каршы алдылар. Алар үзләренә йөкләнгән бурычларны - кешеләрне яңадан тормышка кайтаруны тулысынча аклыйлар, барлык авыруларга да нык сәламәтлек телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев