Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Шешәдә тәгәрисең...

Әгәр арка авыртса, массаж ясатырга кирәк. Ләкин, беренчедән, аны ясый белүче кирәк, ә икенчедән, массаж ясаучы табылган хәлдә дә кесәң калын булуы мөһим. Ә бит ул массажны...су шешәсе белән дә бик шәп ясап була икән. Чокыр-чакырлары булмаган тигез кырыйлы 1,5 литрлы пластмасса су шешәсенә эссе су тутырыгыз. Ләкин нык кайнар...

Әгәр арка авыртса, массаж ясатырга кирәк. Ләкин, беренчедән, аны ясый белүче кирәк, ә икенчедән, массаж ясаучы табылган хәлдә дә кесәң калын булуы мөһим. Ә бит ул массажны...су шешәсе белән дә бик шәп ясап була икән. Чокыр-чакырлары булмаган тигез кырыйлы 1,5 литрлы пластмасса су шешәсенә эссе су тутырыгыз. Ләкин нык кайнар да булмасын - пластмасса бөрешә башлар. Хәзер идәнгә келәм өстенә чалкан ятыгыз да, шешәне бил турысына куегыз һәм аякларыгыз белән этелеп, шешәне муенга чаклы килеп җиткәнче һәм яңадан билгә чаклы тәгәрәтеп, аркагыз белән шешә өстендә шуыгыз. Ләкин озак түгел. Дөрес, башта бик нык авыртачак, ләкин түзәргә кирәк булыр. Аның каравы, умырткалык дисклары урынына утырып беткәч, авыртулар да үтәчәк. Аннары «тирбәлмә урындык» күнегүләренә күчәргә мөмкин. Шулай ук аркага ятып куллар белән тезләрне кочаклап бөкләнергә дә, алга-артка таган атынган кебек тирбәлергә кирәк. Акрынлап әнә шулай арка авыртуларыгыз хакында да онытырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев