Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Олыласаң олыны

Безнең турында кайгырткан ак халатлыларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Мамадыштан үзебезнең участок табибы Рамил Тимербаев, шәфкать туташлары Гөлфинур Шәйхиева, Зөлфия Ефимова, Эльмира Шапеевалар килеп барлык ветераннарның да сәламәтлекләрен тикшереп киттеләр, диагнозларын куеп, тиешле дәвалану билгеләделәр. фельдшерыбыз Эльмира Галиева ике авыл медпунктында хезмәт күрсәтә. Эше хәттин ашкан. Медицина учреждениеләре ялт итеп тора,...

Безнең турында кайгырткан ак халатлыларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Мамадыштан үзебезнең участок табибы Рамил Тимербаев, шәфкать туташлары Гөлфинур Шәйхиева, Зөлфия Ефимова, Эльмира Шапеевалар килеп барлык ветераннарның да сәламәтлекләрен тикшереп киттеләр, диагнозларын куеп, тиешле дәвалану билгеләделәр. фельдшерыбыз Эльмира Галиева ике авыл медпунктында хезмәт күрсәтә. Эше хәттин ашкан. Медицина учреждениеләре ялт итеп тора, ул утырткан чәчәкләр бизи. Кешелекле, киң күңелле ханымның тырышлыгына, һәркем белән уртак тел табуына исең китәрлек. Авыл халкының хөрмәтен казанган медик турында башлыгыбыз Булат Хәсәнов та яхшы яктан гына телгә ала. Бөтен йортларга йөреп, Мамадыштан табиблар киләсен алдан хәбәр итеп, чакырып чыкты, хәл-әхвәлләребезне белешеп кенә тора. Районыбызның сәламәтлек сагында торучылары сау-сәламәт яшәсеннәр, бәхеткә ирешсеннәр.

Батырша Мөбарәкшин, Урта Кирмән авылы җирлеге ветераннар советы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев