Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Медпункт сафка басты

Кама участок хастаханәсе табиблары килгән дигән хәбәр таралуга, бөтен авыл медпунктка ашыкты. Халыкны яңа ачылган дәвалау йорты да кызыксындыра иде. Сания Сафина, мәгариф ветераны Авылдашыбыз, "Төзүсервис" ЯАҖ директоры Илфат Хаҗиев җитәкчелегендә Катмышка тагын бер сюрприз ясалды: яңа медпункт сафка басты. Таралып килүче авыл бетмәсен, төзекләнсен, яңарсын, яшьләр авылда калсын өчен...

Кама участок хастаханәсе табиблары килгән дигән хәбәр таралуга, бөтен авыл медпунктка ашыкты. Халыкны яңа ачылган дәвалау йорты да кызыксындыра иде.
Сания Сафина,
мәгариф ветераны
Авылдашыбыз, "Төзүсервис" ЯАҖ директоры Илфат Хаҗиев җитәкчелегендә Катмышка тагын бер сюрприз ясалды: яңа медпункт сафка басты. Таралып килүче авыл бетмәсен, төзекләнсен, яңарсын, яшьләр авылда калсын өчен зур тырышлык куя ул. Аның инициативасы белән салынган мәчет тә иман нуры тарата. Авыл халкы әлеге игелекле улына саулык, иминлек, эшендә уңышлар, бәрәкәт тели. Шундый бала тәрбияләп үстергән әти-әнисенә мең рәхмәт.
Медпункттагы искитәрлек чисталыкка, матурлыкка, дәвалау бүлмәләренең күп булуына бик сөендек. Тик әле ул кабинетлар хәзергә буш, анда хезмәт күрсәтү өчен белгечләр җитешми. Биредә шәфкать туташы Гүзәлия Сабирова гына эшли. Бер медицина хезмәткәренә бу зур бинаны җыештырырга да, өйдәге авыруларны карау өчен йөрергә дә, килә алмаучыларны дәваларга да вакыт һәм түземлелек кирәк. Ничек кенә тырышса да, 170 хуҗалыкка хезмәт күрсәтергә өлгерә алмаячак. Авыл картая, яшьләр төрле якка эш эзләп тарала. Хәзер безнең авылда ялгыз яшәүче 55 хатын-кыз, 10 ялгыз ир-атның яшьләре дә зур инде. Күбесе авыру сәбәпле, бу бинага килә дә алмый. Ә дәваланырга кирәк. Мин үзем дә анда йөри алмыйм. Өйгә дә чакырырга уңайсыз. Эшләр болай барса, шәфкать туташыбыз үзе дә авыру хәлдә калмагае. Әлеге игелекле эшне ахырынача җайга саласы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев