Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Мең рәхмәт ишеткән Булат

Булат Мөдәррис улы Гыйлемханов. 1964нче елны Катмыш авылында туган. 1987нче елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, Алабуга шәһәре хастаханәсендә интернатура уза. Ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1990нчы елда районыбыз үзәк хастаханәсендә хирург булып эшли башлый. 2012нче елдан хирургия бүлеге мөдире. "Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе, Татарстан...

Булат Мөдәррис улы Гыйлемханов. 1964нче елны Катмыш авылында туган. 1987нче елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, Алабуга шәһәре хастаханәсендә интернатура уза. Ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1990нчы елда районыбыз үзәк хастаханәсендә хирург булып эшли башлый. 2012нче елдан хирургия бүлеге мөдире. "Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының, районыбыз җитәкчелегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Бик күп райондашларыбызны сәламәтләндереп аякка бастырган, гомерләрен саклап калган, шул ук вакытта бик тыйнак гомер кичерүче юбилярга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-Булат Мөдәррисович, үзегезнең юбилеегызга ничек карыйсыз?
-Сизмим дә. Юбилей көннәре дә гадәти эш көннәре кебек уза. 50 яшькә җиткәнем сиздерми дә әле.
-Күпләр сезгә инде 50 яшь тулганын белеп гаҗәпләнгәндер дә?
-Иллегә җиткәнемне дуслар белә иде. Шалтыратып та, эш урынына, өйгә килеп тә котлыйлар. Дөрестән дә: "Сезгә 50 тулдымыни инде?"-дип гаҗәпләнүчеләр дә бар. Яшьне санарга үзебез дә яратмыйбыз бит.
-Хирург һөнәрен сайлау очраклы гына килеп чыктымы, әллә алдан ук шушы юлдан китәргә җыенган идегезме?
-Җиденче-сигезенче сыйныфларда укыганда ук табиб булырга хыяллана идем. Әнием Сания Катмышта фельдшер булып эшләгәч, башка юнәлештә китүне башыма да китереп карамадым.
-Мәктәптә дә яхшы укыгансыздыр?
-Рус теленнән һәм әдәбиятынннан гына "4"леләр иде. Калган фәннәрнең барысыннан да "5"легә укыдым.
-Сезнең һөнәр кешеләре турында: "Талантлы хирург," "Ходайдан хирург," диләр. Сезнең эштә дә үзенчәлекле сәләт, осталык кирәктер?
-Медицинада, хирургиядә вак-төяк, үзенчәлекле әйберләр бик күп. Әнә шул вак әйберләрне тотып ала белергә кирәк. Кеше үзе бит бөтенесен сөйләп бетерми. Укытучыларым арасында да оста хирурглар бар иде. Институтта укыган вакытта операцияләргә күп йөри идем. Профессорлар: "Кешене өйрәнергә тырыш,"-диләр иде. Алабугада интернатура узганда хирургия бүлеге мөдире Ольшинский күп нәрсәгә өйрәтте. Базар мөнәсбәтләренә күчкәч, медицинага да конкуренция керә башлады. Кайберәүләр үз белгәннәрен балаларына гына өйрәтеп калдырырга тырыша. Кеше сәламәтлеге белән бәйләнгән урында конкуренция булырга тиеш түгел, дип уйлыйм.
-Үзегезнең беренче операциягезне хәтерлисезме?
-Институтта укыганда операцияләргә Казанның 12нче хастаханәсенә йөрдем. Хирурглары бик көчле иде. Башта операциядән соң тегәргә өйрәндем. Аннан сукыр эчәккә операция ясый башладым.
-Иң катлаулы операциягезне дә исегезгә төшерә аласызмы?
-Пычак белән йөрәгенә җәрәхәт ясалган, үпкәсе ертылган кешеләргә операция ясарга туры килгәне булды. Күкрәк читлегенә ясалган операцияләр барысы да катлаулы сәпләнә. Ай саен 80-90 операция ясала.
-Табиблар еш кына үзләре адресына рәхмәт ишетәләр. Якыннарын коткарып кала алмаганга үпкә белдерүчеләр булдымы?
-Кешене коткарып калып булмасын беләсең, шундый вакытта да, ә бәлки исән калдыра алырмын, дигән өмет белән операциягә барасың. Аз гына өмет бар икән, туганнарына хәлне аңлатам. "Ясап карыйк әле,"-дим. Бүген дә хирургия бүлегендә ерактагы авылларның берсеннән бер әби ята. 85 яшьтә. Хастаханәгә берничә бүсер белән алып килгәннәр иде. Берсе кысылган булган. Мондый очракта эчәге үлекли башлый. Өендә: "Мин өлкән яшьтә, үләр вакыт җиткән инде," - дип яткан. Балалары кайтып җитеп кенә алып килгәннәр. Наркоз ясарга туры килде, операция өч сәгатькә якын барды. Әби бүген терелеп килә.
-Эшегездә бүгенге заман тудырган авырлыклар бармы?
-Бүгенге авырлыклар-хирурглар һәм финанслау җитмәү. Хәтта Казан хастаханәләре дә хирургларга ихтыяҗ кичерәләр. Шулай да яхшыга өметләнәбез.
-Булат Мөдәррисович, ни өчен хирурглар үз туганнарына, якыннарына, дусларына операция ясамыйлар? Бу киртәне берәр вакыт узганыгыз бармы?
-Иң якын туганнарыңа ясау хупланмый, дигән әйбер генә бар. Хәзергә Аллага шөкер, үз туганнарыма ясаганым юк әле. Без үзебез дә икәү генә-апа белән генә үстем.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, эшегездә тагын да зуррак уңышлар телибез.
Фикерләр
Әлфия Җамалиева, Көек Ерыкса авыл җирлеге башлыгы:
-Булат Мөбәррисович-чын профессионал. Олы хәреф белән языла торган профессионал. Аягым авырткан чакларда бик нык булышты.
Алексей Миннәхмәтов, Югары Козгынчы авылы
-Бер ел элек, ашказаным тишелеп, аздан гына үлемнән калган идем. Бик катлаулы операция кичердем. Бүген-Алланың рәхмәте белән, йөреп торам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X