Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Күзләрегезне саклагыз

"Баш сөяге эчендәге басым күтәрелү глаукомага китерергә мөмкин диләр. Бу дөресме? Илсөяр." Айсылу АПАНАЕВА, район үзәк хастаханәсенең күз табибы: -Чыннан да, баш сөяге эчендәге басымның күтәрелүе глаукома үсешенә китерүче факторлардан санала. Күз басымының артуы күрү нервларының үлеменә китерә. Аның күтәрелүен тикшерү өчен тонометрия үткәрергә кирәк. Безнең поликлиникада аны 40 яшьтән...

"Баш сөяге эчендәге басым күтәрелү глаукомага китерергә мөмкин диләр. Бу дөресме? Илсөяр."

Айсылу АПАНАЕВА,

район үзәк хастаханәсенең күз табибы:

-Чыннан да, баш сөяге эчендәге басымның күтәрелүе глаукома үсешенә китерүче факторлардан санала. Күз басымының артуы күрү нервларының үлеменә китерә. Аның күтәрелүен тикшерү өчен тонометрия үткәрергә кирәк. Безнең поликлиникада аны 40 яшьтән узганнарга елга бер мәртәбә үлчиләр. Бүген дөньяда 70 миллионнан артык кеше күз авыруларының әлеге төркеме белән авырый. Глаукоманы кайчагында "күрүчәнлекне тыныч кына талаучы" дип тә атыйлар. Чөнки кеше авыртуны, башка уңайсызлыкларны озак вакыт белмәскә мөмкин. Әлеге авырудан үзвакытында дәваланмасаң, кешенең күрүчәнлеге начараерга, хәтта ул сукыр калырга мөмкин. Шуңа күрә авыручының һәм аны дәвалаучы докторның төп бурычы-беренчесе ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән мизгелдән алып авыруны дәвалый башлау. Үзвакытында диагноз кую һәм дөрес сайланган дәвалау күзнең күрү сәләтенең начараюын акрынайтырга, яисә бөтенләй туктатырга мөмкин. Глаукоманың чагылышына карап күз өчен махсус тамчылар, лазерь ярдәмендә һәм хирургия юлы белән медикаментоз дәвалау үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев