Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Кызудан ничек сакланырга?

Чамадан тыш эссе. Аннан ничек сакланырга? Алсу. Мамадыш Сорауга район үзәк хастаханәсенең гомумпрактика табибәсе Камилә САФИНА җавап бирә. -"Иң мөһиме-кызуда озак булырга тырышмагыз. Өегездә салкынчарак бүлмәдә торырга киңәш итәбез. Авыр физик эшләрдән дә тыелып тору комачау итмәс. Тәнегезне артык кыздырмагыз, күбрәк салкынча эчемлек эчегез. Кызу кояш астында киң эшләпә, ачык...

Чамадан тыш эссе. Аннан ничек сакланырга? Алсу.

Мамадыш Сорауга район үзәк хастаханәсенең гомумпрактика табибәсе Камилә САФИНА җавап бирә.

-"Иң мөһиме-кызуда озак булырга тырышмагыз. Өегездә салкынчарак бүлмәдә торырга киңәш итәбез. Авыр физик эшләрдән дә тыелып тору комачау итмәс. Тәнегезне артык кыздырмагыз, күбрәк салкынча эчемлек эчегез. Кызу кояш астында киң эшләпә, ачык тондагы ак киемнәр кию отышлырак. Мондый көннәрдә спиртлы һәм баллы эчемлекләр куллану сәламәтлеккә зур зыян китерергә мөмкин. Салкын душ мондый чагында сезнең дустыгызга әверелергә тиеш. Балаларны да кызу кояш астында озак йөртү киңәш ителми. Аз гына баш авыртуын сизсәгез, тиз генә салкынча урынны эзләгез, тән температурагызны үлчәгез, кирәк икән табиб чакыртыгыз. "Ашыгыч ярдәм" чакырткан очракта зыян күрүчене салкынча урынга күчерергә, өстенә салкын компресс куярга, бүлмә температурасындагы су сибәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев