Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Кемгә–дару, кемгә–үлән файдасы

Кыш житү белән халык салкын тидерүдән, грипптан төрле саклану чараларын күрә башлый. Мондый авыруларны якын китермәү максатларында һәркемнең үз алымнары, үз юллары бар: кемдер даруханәләрдән профилактикалау сәләтенә ия булган дарулар юнәтә, икенче берәүләр халык медицинасына өстенлек бирә. Без үткәргән сораштырудан да, бәлки, кайберәүләр үзләренә файдалы киңәшләр табар. Виталий Кочергин, Зур...

Кыш житү белән халык салкын тидерүдән, грипптан төрле саклану чараларын күрә башлый. Мондый авыруларны якын китермәү максатларында һәркемнең үз алымнары, үз юллары бар: кемдер даруханәләрдән профилактикалау сәләтенә ия булган дарулар юнәтә, икенче берәүләр халык медицинасына өстенлек бирә. Без үткәргән сораштырудан да, бәлки, кайберәүләр үзләренә файдалы киңәшләр табар.

Виталий Кочергин, Зур Шыя мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре укытучысы:

-Мин иң элек үз-үзеңә ярдәм итүне кулайрак дип саныйм. Мәктәптә балаларны да шулай өйрәтәбез. Кеше теләсә нинди кыенлыктан чыгу юлларын белергә тиеш, шул исәптән салкын тиюдән, грипптан да. Инде өйдәге чараларның ярдәме тими башласа, хәлең авырайса, табибка мөрәҗәгать итү зарур.

Зиннәтулла Сафиуллин, пенсионер:

-Салкын тигәнен сизә башласак, иң беренче чиратта, кайнаган сөт белән мәтрүшкәгә "мөрәҗәгать итәбез". Шулай ук яңа пешеп чыккан бәрәңге пары да яхшы дәвалану чарасы.

Валентина Кошенкова, пенсионер:

-Салкын тиеп авырый башласаң, шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Чөнки мондый вакытта хастаханәгә барсаң, тагын да ныграк чирләвең бар (анда да нәкъ синең кебек үк инфекция таратучы авырулар җыелган бит). Ә өеңә килгән фельдшерлар сиңа тиешле күзәтү үткәреп, медицина киңәшләрен биреп китәләр, алар белән, һичшиксез, чирне аяктан егачаксың.

Роза Әхмәтова, педагог:

-Салкын тиюдән безнең өйдә һәрвакыт дару үләннәре төнәтмәсе кулланыла. Шуңа күрә һәр елны җәйдән үк барлык төр файдалы үләннәрне әзерләү белән шөгыльләнәбез. Файдасы тими калмый.

Асылбикә Мингалиева, пенсионер:

-Тән температурасы 37 тирәсе генә булса, табибка мөрәҗәгать итми генә дәваланырга була. Ә температура 39 градусларга җитә башласа, хастаханәгә бармый калырга ярамый дип уйлыйм.

Әлфия Хәсәнова, ике бала әнисе:

-Балалар авырый башласа, шунда ук табибка барабыз. Барлык дәвалану чараларын аның белән киңәшләшеп кенә кулланабыз.

PS. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлегә районда грипп очраклары теркәлмәгән. Узган ялларда 03 телефон номерына салкын тидергән сигез кеше шалтыраткан. Районда ОРВИ белән авыручылар шактый икән. Үзәк хастаханә табиблары сүзләренә караганда, быел "дуңгыз гриппы" килүе көтелә. Сүз уңаеннан, башкалабыз Казанда мондый авыруның 40тан артык очрагы теркәлгән инде. Белгечләр грипптан алдан саклану чарасы буларак, анаферон, амексин, арбидол, оцилококцинум, виферон, интерферон, оксолин мазе кебек чараларны кулланырга, халык күп йөри торган урыннарда булуны киметергә, хастахнәгә барган очракта, маскадан файдаланырга тәкъдим итә. Тән температурасының 39 градустан югарырак күтәрелүе, тын кысылу, организмга кислород җитмәү-гриппның беренче билгеләре. Табиблар андый очракларда кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев