Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Күңел җылысын биреп

Быел тешләрем нык сызлагач, газаплагач, табибларга мөрәҗәгать итәргә булдым. Авыртуга көчкә түзеп басып торам шулай. "Сез Сәгъдиевага эләгергә тырышыгыз", -диде үзем кебек бер авыру. Талонны аңа алдым. Василий Романов, Комазан башы авылы Кабинетына килеп кергәч тә, ул миңа үзенең мөлаем карашы, җылы мөгамәләсе, ипләп сөйләшүе белән шунда ук ошады. тешләремне...

Быел тешләрем нык сызлагач, газаплагач, табибларга мөрәҗәгать итәргә булдым. Авыртуга көчкә түзеп басып торам шулай. "Сез Сәгъдиевага эләгергә тырышыгыз", -диде үзем кебек бер авыру. Талонны аңа алдым. Василий Романов, Комазан башы авылы Кабинетына килеп кергәч тә, ул миңа үзенең мөлаем карашы, җылы мөгамәләсе, ипләп сөйләшүе белән шунда ук ошады. тешләремне карады да, рентгентка барып, тикшертергә киңәш итте. тешемнең эчтән үлекләве ачыкланды. Борау белән аңкауны тишеп, үлеген чыгарды, тиешле дарулар куйды. Шул ук көнне тынычлап йокладым. Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультетын тәмамлаган Лилия ханымның чын оста икәнлегенә инандым. Кан хезмәте бүлеге мөдире, югары квалификацияле врач-трансфузолог булып эшләгән елларында да кан салдыру акцияләре оештырып, күпме кешенең гомерен саклап калуда булышкан ул. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенең профсоюз оешмасын җитәкли. хезмәттәшләренең эш һәм яшәү шартларын яхшырту өстендә шәхси вакытын кызганмыйча эшли. Гаиләсендә дә үрнәк хатын һәм әни диләр. Аның кебек күңел җылысын биреп авыруларга булышучы табиблар күбрәк булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев