Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Күңел җылысы

Соңгы арада редакция почтасында табибларга атап язылган хатлар күбәйде. Аларга күзәтү ясап алыйк әле. Югары Сон авылында гомер кичерүче Саймә Заһриева һәм мамадышлы Галия Вахитова икесе дә район үзәк хастаханәсенең неврология бүлеге турында язалар. "Мин-картайган көнемдә Үзбәкстан якларыннан туган авылыма кайтып яшәүче 76 яшьлек ялгыз әби. Нервларым какшаганын сизсәм, табибым...

Соңгы арада редакция почтасында табибларга атап язылган хатлар күбәйде. Аларга күзәтү ясап алыйк әле. Югары Сон авылында гомер кичерүче Саймә Заһриева һәм мамадышлы Галия Вахитова икесе дә район үзәк хастаханәсенең неврология бүлеге турында язалар. "Мин-картайган көнемдә Үзбәкстан якларыннан туган авылыма кайтып яшәүче 76 яшьлек ялгыз әби. Нервларым какшаганын сизсәм, табибым Илшат Фәрхуллин янына ашыгам. Үз улым сыман якын",-ди ул. Галия апаның өч дәфтәр битен шакмак саен тутырып язган хатында да нәкъ шушы фикер. "Инсульт кичергәннән бирле, ел саен неврология бүлегендә дәваланып чыгам. Яраткан табибым Илшат Фәрхуллин обходка кергән саен үзе кан басымын үлчәп, тикшереп, хәлне белеп, ничек йоклаганнарыма кадәр сорап, палатадагыларның кәефен күтәреп чыгып китә. Төрлебездә төрле холык, ә ул һәркем белән уртак тел таба. Әйткән сүзе, якты йөзе, җылы куллары да шифалы. Урта медицина персоналы да гел үзенә охшаганнар, бәбекәйләрем. З.Мөбарәкҗанова, Г.Ермолаева, М.Чираева, И.Мөбарәкшина, И. Григорьева, Г. Мөхәммәтҗановалар-үз эшләренең осталары. Биредәге роза гөлләре чәчәк атып утырган матурлыкка, чисталыкка, тәртипкә, кешечә мөнәсәбәткә таң каласың..." Түбән Сон авылында яшәүче Зимфия Габидуллина: "Иремә йөрәк авыруы буенча диагноз куйганнан-1985нче елдан мин табиблар белән турыдан-туры элемтәдә. Төрлесен күрергә туры килде. Авыру көчәеп киткәндә һәрвакыт үзебезнең Түбән Сон фельдшерлары, Усали, Кама урман хуҗалыгы участок, район үзәк хастаханәсе табибларының (22 кешедән торган исемлек китерелә) бик игелекле кешеләр икәнен шушы еллар дәвамында берничә тапкыр тойдым. Ирем күптәннән гүр иясе булса да, ак халатлыларга йөрәгемдә урын-иң түрдә. Аларда ихлас чыганагы һич бушамый, сафлык, гаделлек, эшкә бирелгәнлек белән башкалар күңелен билиләр,"-дип яза ул. Катмыштан пенсиядәге укытучы Римма Имамованың да Кама урман хуҗалыгы поселогындагы амбулатория турында язган хаты җылы эчтәлекле: "Картлык-кемгә шатлык?! Хастаханәләргә йөрүдән күптәннән туктаган идем. Гомуми практика табибы Татьяна Муллина: "Картлык чиредер инде бу дип, бер дә килмисез. Сез карт түгел әле",-дип, салпы якка салам кыстыргач кына, игътибарымны аңа юнәлттем. Һаман да шул утлы күмердәй уйнап торган кара күзләр, балаларча эчкерсез елмаю... Авыруларны зур сабырлык, игътибар белән тыңлый белгәнгәдер инде, аның янына дәва эзләп килүчеләр күп. Авыруларны тиз арада аякка бастырырга тырышучы өлкән шәфкать туташы Галина Кугарчинова аны ярты сүздән аңлый. Яхшы күңелле, үз эшләренең осталары булган табиблар иң җитди авырулардан да бер генә саклап калмадылар мине." Саулык-зур байлык, сәламәтлек безгә аманәт итеп бирелгән. Тәндә дәрт-дәрман барда, бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап җиткермибез. Күпләребез үз сәламәтлегенә бармак аша карый да, аннары табибларны сүгә башлый. Ак халатлыларның безнең иң якын ярдәмчеләребез икәнен беркайчан да истән чыгармыйк. Әйе, игътибарлылык, кешелеклелек сыйфатлары кыйммәт торган заманда яшибез. Һәркайсыбыз үзенең хезмәт урынында профессиональлек һәм кешелеклелек үрнәге күрсәтсә иде. Бер-беребезгә ләгънәт түгел, ә һәрвакыт рәхмәт укырга язсын. Р.S. Рәхмәт хатларының түләүле икәнен газета укучыларыбызның тагын бер кат исләренә төшерәбез.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев