Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Канга биохимик анализ ясау процессы җиңеләя

Район үзәк хастаханәсе янә ике заманча җиһазга ия булды. Кытайда җитештерелгән, канга биохимик анализ, гемотологик анализ ясарга мөмкинлек бирүче җайланмаларны бүген "Актимед" оешмасы инженерлары көйләп китте. Беренчесе ярдәмендә, сәгатенә 240 анализ ясарга мөмкин, ә икенче аппарат канны 18 параметр буенча тикшерергә сәләтле. Мисалга, гемоглобинга, гемотакритка, эритроцитларга, тромбоцитларга, лейкоформулага һәм башкаларга....

Район үзәк хастаханәсе янә ике заманча җиһазга ия булды. Кытайда җитештерелгән, канга биохимик анализ, гемотологик анализ ясарга мөмкинлек бирүче җайланмаларны бүген "Актимед" оешмасы инженерлары көйләп китте. Беренчесе ярдәмендә, сәгатенә 240 анализ ясарга мөмкин, ә икенче аппарат канны 18 параметр буенча тикшерергә сәләтле. Мисалга, гемоглобинга, гемотакритка, эритроцитларга, тромбоцитларга, лейкоформулага һәм башкаларга.

Лаборатория җитәкчесе Ләлә Хөснетдинова сүзләренә караганда, моннан 6 ел элек "Милли проект" ярдәмендә хастаханәгә бу аппаратлар инде кайтартылган булган. Ә хәзер алар биредә дүртәү. Шуның бәрәбәренә, кан тамырыннан һәм бармактан алынган анализларны күбрәк тикшерергә, ә нәтиҗәләрен тизрәк игълан итеп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев