Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Кан бирүче – тормыш коткаручы

Кан бирүчегә нинди ташламалар каралган? Безнең районда ничә донор бар? Николай З., Мамадыш Әлеге сорауга район үзәк хастаханәсенең кан салу кабинеты шәфкать туташы Марина Крошечкина җавап бирә: -Кан, яки аның компонентларын тапшырган көнне донор эшеннән азат ителә. Әмма аның хезмәт хакы саклана, ул бушлай ашау белән тәэмин ителә. Кан биргән...

Кан бирүчегә нинди ташламалар каралган? Безнең районда ничә донор бар?

Николай З., Мамадыш

Әлеге сорауга район үзәк хастаханәсенең кан салу кабинеты шәфкать туташы Марина Крошечкина җавап бирә:

-Кан, яки аның компонентларын тапшырган көнне донор эшеннән азат ителә. Әмма аның хезмәт хакы саклана, ул бушлай ашау белән тәэмин ителә. Кан биргән көннән соң аңа шулай ук, хезмәт хакы сакланган хәлдә, өстәмә ял бирелә. Ул көне кан бирүче түләүле еллык ялына кушарга, яисә ел дәвамында үз файдасына кулланырга мөмкин. Кырык һәм аннан да күбрәк кан, алтмыш һәм күбрәк мәртәбә плазма тапшырган гражданнар"Россиянең мактаулы доноры" күкрәк билгесе белән бүләкләнәләр. Алар ай саен акчалата түләүгә хокуклы. Ел дәвамында әлеге сумма 10557 сум тәшкил итә. Әлеге категориягә кергән гражданнарның дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау оешмаларында чираттан тыш дәвалану узарга; эш яки укыган урыннарыннан санатор-курорт дәвалануына иң беренче чиратта ташламалы юлламалар алырга; үзе теләгән вакытта түләүле отпуск ялына китәргә; бердәм социаль проезд билеты алырга хокуклары бар. Районыбыздагы кан бирүчеләргә килгәндә, бүгенге көндә бездә 978 кеше исәптә тора. Шуларның 720се кадрлы донорлар. Төбәгебездә 292 кеше Мактаулы кан бирүче (шуларның бишесе - СССРның, калганнары Россия Федерациясенең) исемен йөртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев