Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Имтихан бирүчегә–шоколад!

"Быел мәктәпне тәмамлаучы улымның нервлары соңгы чиккәчә киеренкелектә. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында аңа ярдәм итү өчен киңәшләрегезне бирегез әле". Сорауга район үзәк хастахнәсенең неврология бүлеге мөдире, табиб-невролог Илшат Фәрхуллин җавап бирә. -Имтиханнар чорында ата-аналарның төп бурычлары-балаларга әзерләнергә барлык уңайлыкларны да тудыру һәм аларга комачау итмәү. Аның кәефен күтәрү, һәрдаим ярдәм...

"Быел мәктәпне тәмамлаучы улымның нервлары соңгы чиккәчә киеренкелектә. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында аңа ярдәм итү өчен киңәшләрегезне бирегез әле". Сорауга район үзәк хастахнәсенең неврология бүлеге мөдире, табиб-невролог Илшат Фәрхуллин җавап бирә. -Имтиханнар чорында ата-аналарның төп бурычлары-балаларга әзерләнергә барлык уңайлыкларны да тудыру һәм аларга комачау итмәү. Аның кәефен күтәрү, һәрдаим ярдәм итү, иң мөһиме-өлкәннәрнең тынычлыгы да аңа дулкынлануын җиңәргә ярдәм итәчәк. Аны куркытмагыз, алда торган имтиханнарның катлаулылыгы һәм авырлыгы турында исенә төшермәгез. Бу балада үзе дә авыр кичерә торган эмоциональ каршылыклар тудырырга мөмкин. Чыгарылыш класс укучысының фикерләрен төзәткәләп тору дөресрәк булыр. Аңа яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен БДИның барлык сорауларына да җавап бирү мәҗбүри түгел, дип аңлатырга кирәк. Иң мөһиме-ул үзе яхшы белгән сорауларга тыныч кына җавап бирсен, ә авырраклары турында нык уйларга тырышмасын. Имтиханнарның нинди нәтиҗәгә тәмамлануына карамастан, ихлас күңелдән балагызның, ул иң яраткан бала, юкка борчылма, киләчәктә барысы да яхшы булачак, дип, күңелен күрергә тырышыгыз. Уңышка, улыгыз, яки кызыгызга, аларның мөмкинлекләренә ышану, нинди дә булса ярдәм - болар барысы да бик мөһим: бит, яхшы сүздән кактуслар да яхшырак үсә, диләр. Имтиханнарга әзерләнгәндә һәм аларны биргәндә балага шәхси эшчәнлек стратегиясен булдырырга кирәк. Имтихан алдыннан була торган стресс сәбәпләренең берсе-билгесезлек белән бәйле ситуация. БДИне тапшыру кагыйдәләре, үзенчәлекләре, бланкларны тутыру белән алдан танышу килеп туган хәлдән җиңел котылырга ярдәм итәчәк. Алдан тест мәсьәләләрен чишү буенча күнегүләр үткәрү дә билгесезлек тойгысыннан азат итә. Алар белән эшләгәндә баланы вакытка сыешырга һәм аны тигез бүләргә өйрәтегез. Әзерлек темаларын көнләп бүләргә ярдәм итегез, баланы имтиханнарга әзерлек ысуллары белән таныштырыгыз (аны "Чыгарылыш класс укучыларына киңәшләр" бүлегендә табарга мөмкин). Шөгыльләнү өчен уңайлы урын да әзерләнүчегә ошарга тиеш. Көндәлек туклану режимын булдырыгыз. Балык, эремчек, чикләвекләр, күрәгә һәм башкалар баш миенең эшчәнлеген яхшырта. Баланы артык "җикмәскә", 40-50 минут шөгыльләнгәннән соң аңа 10-15 минутлык тәнәфес кирәк. Ә имтихан тапшырасы көн алдыннан ул ял итәргә һәм туйганчы йокларга тиеш. Моны күз уңыннан ычкындырмагыз. Иртән, имтиханга китәр алдыннан аңа шоколад комачау итмәячәк. Бу аны "иркәләү" түгел: глюкоза баш миенең эшчәнлеген яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев