Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Хастаханәдә кем эшләр

Район үзәк хастаханәсе бүгенге көндә гомумпрактика табибы, терапевт, педиатр, хирург, реаниматолог һәм башка белгечләргә кытлык кичерә. АЙГӨЛ ӘХМӘТШИНА Әлеге проблеманы якын арада хәл итү йөзеннән район башлыгы Анатолий Иванов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев һәм башка рәсми затлар катнашында дәвалау йортында "Ачык ишекләр көне" узды. Анда КДМУның 6нчы...

Район үзәк хастаханәсе бүгенге көндә гомумпрактика табибы, терапевт, педиатр, хирург, реаниматолог һәм башка белгечләргә кытлык кичерә.

АЙГӨЛ ӘХМӘТШИНА

Әлеге проблеманы якын арада хәл итү йөзеннән район башлыгы Анатолий Иванов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев һәм башка рәсми затлар катнашында дәвалау йортында "Ачык ишекләр көне" узды. Анда КДМУның 6нчы курс студентлары, мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. Студент яшьләрне сәламләп район башлыгы төбәгебезнең социаль-экономик торышы, республика һәм район күләмендә эшләп килүче программалар хакында сөйләп китте, дәүләт тарафыннан яшьләр өчен каралган мөмкинлекләргә, төрле программаларга тукталды. Чарада һәр бүлек җитәкчесе яшьләрне үз эшчәнлекләре белән якыннан таныштырды. Биредә катнашкан күп кенә студентлар КДМУ тарафыннан тәҗрибә туплау өчен нәкъ менә Мамадыш районы үзәк хастаханәсенә кайтартылган булганнар. Күңелләрендә бары уңай фикер калган. Дамир Галимов: "Университетның дәвалау факультетында белем алам. Интернатурага күчкәч, белемнәремне терапия-хирургия өлкәсендә сынап карарга уйлыйм. Укуны төгәлләгәч, Мамадыш шәһәренә кайтасымда шигем юк. Чөнки биредә тәҗрибә туплау, карьера үсеше өчен яхшы мөмкинлекләр бар",-диде. Гүзәл Низамиева, тормышларын медицина белән бәйләргә теләгән мәктәп укучыларын әлеге югары белем йортының тормышы белән таныштырып, махсус әзерләнгән презентация тәкъдим итте. "Бүгенге көндә Казан белән Ижау шәһәрләренең медицина уку йортларында районнан 45 студент белем ала. Алга таба аларның туган төбәкләренә әйләнеп кайтуларын көтәбез",-ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев. Яшь табиблар өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан яңадан-яңа программалар, уңайлы шартлар тудырыла. Алар алга таба да кеше гомере өчен янып-көеп яшәүчеләр язмышына битараф калмаслар, безнең хастаханә дә кытлык кичергән кадрларына ия булыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев