Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

“Барысын да, хәтта исерекләрне дә яратабыз”

Мамадышлылар өчен әлеге хезмәт "коткару таягы" гына түгел. Ул күпләрне әҗәл тырнагыннан алып кала. Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан без алар турында юкка гына искә төшермәдек. "03" һәрчак цейтнот режимында эшли, медицинаның алгы сафларында атлый, һәр чакыруны алар йөрәкләре аша үткәрәләр. Сәгать 8.00. "Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлеге диспетчерлыгы" дип язылган...

Мамадышлылар өчен әлеге хезмәт "коткару таягы" гына түгел. Ул күпләрне әҗәл тырнагыннан алып кала. Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан без алар турында юкка гына искә төшермәдек. "03" һәрчак цейтнот режимында эшли, медицинаның алгы сафларында атлый, һәр чакыруны алар йөрәкләре аша үткәрәләр.

Сәгать 8.00. "Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлеге диспетчерлыгы" дип язылган 131нче санлы кабинет ишеген ачып керәм. Өлкән шәфкать туташы Рафия Габдрахманова "пятиминутка" үткәрә. Шәфкать туташлары Зәмзәмия Ганиева белән диспетчер Валентина Фролова, водительләр Мөнип Мәхмүтов һәм Ринат Рәимовның төнге сменасы тәмамланган. Эшкә фельдшерлар Сергей Митрофанов, Ризания Мәснәвиева, диспетчер Гөлнара Сафина, водительләр Николай Чулкин, Гыйльметдин Абдуллин керештеләр. Әлегә ярдәм сораучы юк. Форсаттан файдаланып, Сергей Митрофановтан сары чемодан эчендә ниләр барлыгы белән кызыксынам. "Температура төшерә, авыртуны баса, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, астманы җиңеләйтә, кан басымын төшерә торган препаратлар, спазмолитиклар, фонендоскоп..." Бер сүз белән әйткәндә, беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк-яракның барысы да. Ә бит массакүләм мәгълүмат чаралары "Ашыгыч ярдәм"нең авыру янына тиешле медикаментларсыз, озак вакыт үткәч кенә килеп җитүе турында чаң сугып, ниләр генә сөйләми. Менә беренче шалтырату-8.40, аның артыннан ук-икенчесе. Ике "Ашыгыч ярдәм" дә юлга кузгала. Мин Сергей Митрофанов белән. Берничә минуттан фельдшер эче авыртудан зарланган кыз баланы карый. Өйдәгеләрнең күзе алдында баланы һәрьяклап тикшерде ул. "Авыруны поликлиникага педиатрга алып барырга кирәк,"-дигән вердикт чыгарды. Хәлне әтисенә аңлату-ризалату өчен шактый вакыт кирәк булды. Яшь егетнең оста психолог булу сәләтенә исем китте. Моңа Алабуга медучилищесында өйрәтәләрдер, мөгаен. Авыруны тиз генә хәстәрләделәр, әнисе озатуында балалар консультациясенә алып барып, педиатр кулына тапшырдылар. Ризания Мәснәвиева икенче чакыруга киткән. Без дә чираттагысын көтәбез. Өлкән шәфкать туташы Рафия Габдрахманова белән "Ашыгыч ярдәм"нең көндәлек мәшәкатьләре, проблемалары, биредә эшләүчеләрнең хезмәтләренә тугрылыкларына нәрсә этәрүе турында әңгәмә корып алабыз. Медицинадан ерак кеше "Ашыгыч ярдәм"нең дары мичкәсендә утыруы турында гыйбарәне аңламыйдыр да. Ә "мина"лар һәм су асты ташлары аларны төнге караңгы урамнарда һәм йортларның, фатирларның номерлары да күрсәтелмәгән яктыртылмаган подъездларда сагалый. Еш кына фельдшер үзен анда яхшы гаиләме, әллә исерекләр компаниясеме көткәнен дә белми. Шуңа да әлеге хезмәт вәкилләрен газ баллончыклары белән генә түгел, саклану кораллары белән дә тәэмин итү тәкъдиме кертелде. Алар бүгенге көндә авыруларның һәм аларның туганнарының тупас мөнәсәбәтләреннән гарантияләнмәгән, һәм бары профессиональлек һәм үз-үзен тота белешләре генә медикларга бердәнбер дөрес карар кабул итәргә ярдәмгә килә. Һәм тагын-кешеләргә мәхәббәт. Яхшы, уңышлы авыруларга гына түгел, шул ук эчкечеләргә дә, психларга да. Соңгы елларда нәкъ менә шундыйлар арасында йөрәк-кан системасы чирләреннән интегүчеләр саны артып китте. 10.15-кискен бил авыртуыннан интегүче янына барабыз. Күзәтү күп санлы чирләр "букеты" булуын күрсәтте. Сергей Митрофанов киңәшләр бирә, иң беренче чиратта табибка барырга, чөнки бу очракта бер укол белән генә эшне төгәлләп булмаячак. Кайту юлына чыккач, 10.43 сәгатьтә диспетчер чираттагы чакырту турында хәбәр итә. машина, борылып, кирегә китте. (бүген беренче өч чакырту-Ушма аръягыннан). Олы яшьтәге пенсионер аягында кискен авыртуга зарлана. Медицина күзәтүе үткәреп, кан басымын үлчәгәннән соң, кабат табибка күренергә киңәш бирелде. Тик бу юлы фельдшер регистратурага шалтыратып, табибны үзе чакырта. ...Төшкә кадәр ярты сәгать тынлык. Фельдшерларның һәркайсы өчәр чакыртуга барып кайтты. "Әлеге смена башлануын тыныч дип әйтеп буламы?"-дигән соравыма, алар бертавыштан уңай җавап бирделәр. 11.45-кабул итү бүлегендә иртәнге авыруларны-әнисе белән килгән кызны очраттым. "Ничек хәлләрегез?" (дөресен генә әйткәндә, бу сорауны бирмәсәм дә булыр иде, хәлләренең яхшы түгеллеге күренеп тора)-"Аппендицит булып чыкты, хастаханәгә яту өчен теркәләбез". Ә ике сәгать үткәч, әлеге материал өчен фоторәсем әзерләгәндә, бүгенге сменаның бик үк тыныч булмавы ачыкланды: юл-транспорт һәлакәтенә чыктылар, алда әле эш көненең тагын 4 сәгате бар. чын күңелемнән аларга уңышлар һәм бары "җиңел" авырулар гына теләдем. Ә теге кызның шифаханәгә вакытында китерелүенә Сергей Митрофанов чын йөрәктән шатланды.

Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев