Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Балалар дөрес туклансын

Балаларны ничек дөрес ашатырга? Алсу. Мамадыш Сорауга район үзәк хастаханәсе табибә-педиатры Гөлназ Гәрәева җавап бирә: Сәламәтлек иң беренче чиратта дөрес туклануга бәйле икәнен һәркем белә. Бик күп балаларның туклануы диетологлар рекомендацияләренә җавап бирми. Аларның рационында май, шикәр, тоз күп. Крахмаллы углеводларга бай җиләк-җимеш һәм яшелчәләр аз. Начар балансланган диета һәм...

Балаларны ничек дөрес ашатырга?

Алсу. Мамадыш

Сорауга район үзәк хастаханәсе табибә-педиатры Гөлназ Гәрәева җавап бирә: Сәламәтлек иң беренче чиратта дөрес туклануга бәйле икәнен һәркем белә. Бик күп балаларның туклануы диетологлар рекомендацияләренә җавап бирми. Аларның рационында май, шикәр, тоз күп. Крахмаллы углеводларга бай җиләк-җимеш һәм яшелчәләр аз. Начар балансланган диета һәм пассив яшәү рәвеше-күп авыруларның сәбәбе. Симерү икенче типтагы диабет үсешенә, йөрәк-кан тамырлары, рак һәм башка авыруларга китерә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучылар әлеге мәгълүматны кулланучыларга җиткерергә омтылалар. Ләкин моны аңлап тормышка ашыручылар сирәк. Өлкәннәр үз сәламәтлекләре өчен үзләре җавап бирәләр, ә балалар белән хәл башкачарак. Аларда рациональ фикерләү әлегә юк, ризыкка карата да "тәмле-шәп-кызыклы!" дигән бәя куела. Аларның яраткан тәм-томнарына ымсынуга карата дөрес караш тәрбияләргә, кайвакытта тыярга да кирәк. Баланың гармонияле үсешендә дөрес туклануның әһәмияте бәяләп бетергесез. Һәр көнгә меню төзегез. Анда җиләк-җимеш, яшелчәләрне күп күләмдә (көн саен биш порция) кертү мәҗбүри. Бала һәрвакыт көннең билгеле бер сәгатьләрендә туклансын өчен гаиләдә шартлар тудырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X